Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

сойти (гл.) 1. төшү; сойти с лестницы баскычтан төшү; сойти с лошади аттан төшү; сойти с поезда поезддан төшү 2. [читкә] китү, [читкә] чыгу; сойти с тропинки сукмактан читкә чыгу 3. (исчезнуть) бетү; кайту, китү; (отпасть) [кубып] төшү; (об улыбке, румянце и т. п.) юкка чыгу; бетү; вода сошла су кайткан; снег сошел кар беткән; краска сошла буявы беткән (киткән); ноготь сошел тырнагы төшкән; сойти на нет прям., перен. юкка чыгу 4. за кого-что … урынына ярау; … урынына ярарлык булу, булып күренү; сойти за молодого яшь кеше булып күренү сойдет [и так] [болай да] ярар; сойти в могилу кабергә (гүргә) керү; сойти с неба на землю күктән җиргә төшү; сойти со сцены читләшү (берәр эштән); сойти с [своего] пути максатыннан баш тарту; сойти с рук җәзасыз үтү (берәр ярамаган эш турында); сойти с ума акылдан язу (шашу, сабу)

сойтись (гл.) 1. очрашу; сойтись на дороге юлда очрашу 2. җыелу; гостей сошлось много бик күп кунак җыелды 3. перен. (сдружиться) дуслашу, дуслашып китү, якынлашу 4. (вступить в сожительство) кушылу, язылышмыйча тора башлау; никахсыз тора башлау ( уст. ) 5. в чем, чем туры килү; не сойтись характерами характерлары туры килмәү 6. килешү; сойтись в цене бәясендә килешү 7. җитү; ремень не сошелся каеш җитмәде

Татарско-русский словарь:





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте