Русско-татарский словарь:
свести (гл.) 1. кого-что җитәкләп (ияртеп) илтеп кую; свести ребенка в школу баланы мәктәпкә илтеп кую 2. кого-что җитәкләп алып төшү, җитәкләп төшерү; свести старика с лестницы картны баскычтан җитәкләп алып төшү 3. кого-что бору; свести лошадь с дороги атны юлдан читкә бору 4. что бетерү, китәрү; свести пятно тапны бетерү 5. что тоташтыру, якынлаштыру; свести брови кашларны тоташтыру 6. кого-что с кем-чем кавыштыру, очраштыру, күрештерү; свести друзей дусларны күрештерү 7. что урнаштыру, булдыру; свести дружбу дуслык урнаштыру 8. кого-что во что кушу, берләштерү, туплау; свести данные в таблицу мәгълүматларны таблицага туплау 9. что к чему, на что калдыру, кыскарту; свести расходы к минимуму чыгымнарны минимумга калдыру 10. что на что күчерү, күчереп төшерү; свести рисунок на кальку рәсемне калькага күчереп төшерү 11. кого-что көзән җыеру, тартыштыру, куырылдыру, җыерылдыру; судорога свела лицо битне көзән җыерды; свело ногу безл. аягымны көзән җыерды 12. перен. что бору, борып җибәрү; свести разговор на вчерашний случай сүзне кичәге вакыйгага бору свести в могилу кого кабергә (гүргә) кертү; свести концы с концами [көчкә-көчкә генә] очны очка ялгау, ничек кирәк алай җиткерү; свести на нет юкка чыгару; свести с ума кого 1) акылдан яздыру, акылдан шаштыру; 2) әсир итү, хәйран калдыру; свести счеты с кем 1) (о денежных расчетах) исәпләшү, исәп-хисапны өзү; 2) (отомстить) үч алу, үч кайтару
свестись (гл.)к чему, на что кайтып калу; дело свелось к пустякам эш вак-төяк нәрсәләргә кайтып калды; расходы свелись к минимуму чыгымнар минимумга кайтып калды
Татарско-русский словарь:
Тәсадеф