Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

взаимный (прил.)(обоюдный) үзара; кара-каршы, бердәмләшеп …, үзара уртак; (проявляющийся по отношению друг к другу) ике якның …; ике яклы, бер-береңә …; взаимная помощь үзара ярдәм; взаимная любовь кара-каршы мәхәббәт; взаимное доверие бер-береңә ышану; взаимное согласие ике якның да ризалыгы; взаимная оборона от агрессии агрессиядән бердәмләшеп саклану взаимный залог грам. уртаклык юнәлеше

коллективность (сущ.)(ж)коллективлык, күмәклек, уртаклык, гомумилек

нарицательный (прил.): имя нарицательное грам. күмәклек исем, уртаклык исем; нарицательная стоимость эк. өстенә язылган бәя, күрсәтелгән хак (акча яки кыйммәтле кәгазьләрнең өстенә язып куелган бәясе)

общность (сущ.)(ж)уртаклык, гомумилек, берлек, тулы охшашлык; общность языка тел уртаклыгы; общность взглядов карашлар берлеге; общность интересов теләкләр берлеге

соприкасаться (гл.) 1. с кем-чем и без доп. (дотрагиваться) [бер-берсенә] тию, орыну, тиеп (орынып) тору; кагылу, кагылып тору 2. с чем и без доп. [үзара] чиктәш булу, янәшә булу, [барып] тоташу, тоташып тору; наш участок соприкасается с вашим безнең участок сезнеке белән чиктәш 3. перен. с чем и без доп. үзара бәйләнештә булу, арасында бәйләнеш булу, арасында уртаклык булу; наши интересы не соприкасаются безнең интереслар арасында уртаклык юк 4. перен. с кем-чем аралашу, катнашу, очрашу, эш итү; мне приходится соприкасаться с различными людьми миңа төрле кешеләр белән эш итәргә туры килә

Татарско-русский словарь:

апеллятив (сущ.) лингв. апеллятив; см. тж. уртаклык&исем

гомумилек (сущ.) 1. общность; всеобщность; единство; 2. см. тж. уртаклык; тел ~ге общность языка; карашларның ~ге единство (общность) взглядов; максатлар ~ге общность цели

уртаклык (сущ.) 1. общность; тел ~гы общность языка 2. общее; безнең арада бернинди ~к юк(межд.) нами нет ничего общего

уртаклык исем (сущ.) лингв. нарицательное имя

уртаклык юнәлеше (сущ.) лингв. (гл.) взаимно-совместный залог





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте