Русско-татарский словарь:
благоговейно (нареч.)түбәнчелек белән, хөрмәтләп, ихтирам белән
благоговейный (прил.) книжн. түбәнчелекле, олылыклы; тирән хөрмәт белән сугарылган
благоговеть (гл.)перед кем-чем (берәр кешегә) тирән хөрмәт күрсәтү, түбәнчелек күрсәтү, ихтирам итү
благосклонно (нареч.)илтифат белән, түбәнчелек белән, мәрхәмәт белән
вежливо (нареч.)әдәп белән, нәзакәт белән, ихтирам белән; әдәплелек күрсәтеп, түбәнчелек күрсәтеп
галантный (прил.)нәзакәтле, тәкәллефле; түбәнчелек белән…; галантный молодой человек нәзакәтле яшь егет; галантный поклон түбәнчелек белән баш ию
деликатно (нареч.)әдәп белән, түбәнчелек белән, нәзакәт белән
деликатный (прил.) 1. әдәпле, нәзакәтле, түбәнчелекле; инсафлы; деликатный человек әдәпле кеше 2. (щекотливый) четерекле; деликатный вопрос четерекле мәсьәлә
доступность (сущ.)(ж) мн. (нет) 1. үтәрлек булу, йөрерлек булу; 2. аңлаешлылык; 3. файдалана алырлык булу; 4. игътибарлылык, түбәнчелеклелек; 5. арзанлык
земно (нареч.): земно кланяться устар. түбәнчелек белән баш ию, җиргә кадәр иелеп сәламләү (хөрмәт күрсәтү)
нигилистский (прил.) книж. см. нигилистический нижайше (нареч.)түбәнчелек белән, түбәнчелек күрсәтеп, ихтирам итеп; нижайше кланяться түбәнчелек белән (түбәнчелек күрсәтеп) баш ию
низкий (прил.) 1. тәбәнәк; карсак; низкий забор тәбәнәк койма; низкий каблук тәбәнәк үкчә; человек низкого роста тәбәнәк буйлы кеше 2. түбән; низкое качество түбән сыйфат; низкая температура түбән температура; низкие цены түбән хаклар 3. түбән, нәкәс, нәҗес; низкий человек түбән кеше; низкий поступок түбән эш 4. түбән, калын; низкая нота муз. түбән нота; низкий голос калын тавыш низкий лоб тар маңгай; низкий поклон түбәнчелек белән баш ию
низко (нареч.) 1. түбән; түбәннән; самолет пролетел низко самолет түбән очып узды 2. түбән, намуссыз; он поступил низко ул түбәнлек күрсәтте 3. в знач. сказ. түбән, җиргә якын; окна низко от земли тәрәзәләр җиргә якын низко кланяться түбәнчелек белән баш ию
никак I(нареч.)ничек тә, берничек тә, һич тә; вот этого я никак не понимаю менә моны мин һич тә аңлый алмыйм никак нет һич тә юк, һич тә түгел (түбәнчелек белдереп бирелгән җавап)
обходительность (сущ.)(ж)түбәнчелек, илтифатлылык, яхшы мөгамәлә
обходительный (прил.)(вежливый, приветливый) түбәнчелекле, илтифатлы, яхшы мөгамәләле
оскверниться (гл.) 1. рел. пычрану, шакшылану, нәҗесләнү; 2. ритор. йөзгә кара ягылу, яман аты сатылу, хур булу, түбәнчелеккә төшү
покорнейше (нареч.): покорнейше прошу түбәнчелек белән үтенәм; рәхим итегез; покорнейше благодарю ( офиц. ) түбәнчелек белән рәхмәт укыйм; бик зур рәхмәт
покорно (нареч.)буйсынып, баш иеп, түбәнчелек белән. Покорно благодарю перен. разг. юк инде, рәхмәт; нет уж, благодарю покорно, я на это не пойду юк инде, рәхмәт тәкъдимегезгә, мин ул эшне эшли алмыйм
предупредительность (сущ.)(ж)кече күңеллелек, кечелекле булу; түбәнчелеклелек, игътибарлылык
предупредительный (прил.) 1. кисәтү …ы саклык …ы; предупредительные меры саклык чаралары 2. (услужливый, любезный) түбәнчелекле, кечелекле, игътибарлы, ачык йөзле
просить (гл.) 1. кого-что. о ком-чем или с неопр. (обращаться с просьбой) үтенү, сорау, үтенеп сорау; просить помощи ярдәм сорау; просить соблюдать тишину тынычлык саклауны үтенү 2. за кого-что (хлопотать) сорау, үтенү; юллау, артыннап йөрү 3. кого-что (приглашать, звать) чакыру; просить гостей к столу кунакларны өстәл янына чакыру 4. что. разг. (назначать цену) сорау 5. разг. (нищенствовать) сорану, теләнү, соранып (теләнеп) йөрү, хәер әстәү (сорашу) прошу [вас] рәхим итегез; прошу покорно рәхим итегез; түбәнчелек белән үтенәм; просить руки кулын сорау (кияүгә чыгуын үтенү)
Татарско-русский словарь:
түбәнчел (прил.) (о начальниках) демократичный, открытый, негордый; ~ түрә күпне күрә (посл.) негордый начальник видит многое
түбәнчелек (сущ.) 1. 1) снисходительность 2) почтительность, всепокорность; ~ түбәнлек түгел почтительность не низость 2. диал. книжн. см. түбәнлек2
түбәнчелекле (прил.) 1. 1) снисходительный 2) почтительный, всепокорный 2. см. түбәнчел түбәсеннән (нареч.) разг. см. түбәләмә түбәтәй (сущ.) 1. тюбетейка; ермолка; хәтфә ~ кию надевать (носить) бархатную тюбетейку 2. ист. железный шлем, надеваемый под шапку
Тәсадеф