Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

всколебаться (гл.) устар. дулкынлану, тирбәлү

зыбаться (гл.) книж. устар. селкенү, тирбәлү; сизелү, сизелеп тору; улыбка зыбалась по лицу йөзендә елмаю сизелеп тора иде

зыбиться (гл.) книж. устар. селкенү, тирбәлү; сизелү, сизелеп тору; улыбка зыбалась по лицу йөзендә елмаю сизелеп тора иде

качаться (гл.) 1. тирбәлү, чайкалу, селкенү; (на качелях) атыну; лодка качается на волнах көймә дулкыннар өстендә тирбәлә; зуб качается теш селкенә 2. (пошатываться) алпан-тилпән килү, ава-түнә йөрү

качка I(сущ.)(ж)чайкалу, тирбәлү (диңгездә), килевая качка буйга чайкалу; бортовая качка ян-якка чайкалу

качкий (прил.) простореч. обл. 1. чайкалучан, тирбәлүчән; 2. чалулы, сикәлтәле

колебательный (прил.)тирбәлү …ы; тирбәнү …ы; колебательные движения тирбәнү хәрәкәтләре

колебаться (гл.) 1. (раскачиваться, мерно двигаться) тирбәлү, селкенү, дулкынлану 2. (быть в нерешительности) икеләнү, икеләнеп тору; шикләнү, шөбһәләнү 3. какшау, төшү; в последнее время его авторитет стал колебаться аның авторитеты соңгы вакытта какшый башлады 4. үзгәреп тору; цены колеблются бәяләр үзгәреп тора 5. страд. от колебать 1

колыханье (сущ.)(с) мн. (нет)тирбәтү; тирбәлү; селкенү; селкетү; чайкалу; чайкалдыру

колыхаться (гл.)тирбәлү, селкенү, чайкалу, җилфердәү; рожь колышется от ветра җилдән арышлар чайкала

мотаться (гл.) разг. 1. селкенү, чайкалу, тирбәлү 2. прост. ыгыз-ыгы килү, арлы-бирле йөрү; целый день мотаться по городу көн озын шәһәрдә арлы-бирле йөрү 3. страд. от мотать I 1

(гл.) 1. (слегка качаться) беркадәр тирбәлү, беркадәр чайкалу, тирбәлеп (чайкалып, атынып) тору 2. (при ходьбе) алпан-тилпән килү; ава-түнә бару (килү); он шел, сильно покачиваясь ул ава-түнә бара иде

поляризация (сущ.)(ж) мн. (нет)поляризация, полярлашу (яктылык яки электромагнит дулкыннарының тирбәлешенә ясалган тәэсир нәтиҗәсендә, аларның билгеле бер юнәлештә тирбәлү мөмкинлеге алуы, тирбәлә алуы)

трепет (сущ.)(м) 1. селкенү, тирбәлү; трепет листьев яфракларның селкенүе 2. перен. (куркудан яки дулкынланудан) дерелдәү, тетрәү, тетрәнү, калтырау, калтырап тору, калтырану, кот очып тору

трепетанис (сущ.)(с) см. трепет трепетать (гл.) 1. (колебаться, дрожать) селкенү, җилфердәү, җилбердәү, тирбәлү; листья трепещут от слабого дуновения ветра әкрен генә искән җилдән яфраклар селкенә 2. (испытывать сильное волнение) дулкынлану, тетрәп тору, дерелдәү, тетрәү, калтырау, калтырану; трепетать всем телом бөтен тәне белән калтырау; трепетать от ужаса куркудан дерелдәп тору; сердце трепещет йөрәк дулкынлана 3. за кого-что и без доп. (тревожиться) калтырау, калтырап тору, борчылу, тынычсызлану; трепетать за своих детей үз балаларың өчен калтырап тору 4. перед кем-чем, при ком-чем (испытывать страх, ужас) курку, калтырап тору, кот очып тору

укачать (гл.)кого-что 1. (убаюкать) тирбәтеп йоклату, атындырып йоклату 2. обычно безл. [тирбәлүдән] баш әйләнү, [тирбәлүдән] күңел болгану; на теплоходе его укачало теплоходта аның башы әйләнгән

укачаться (гл.) разг. (тирбәлүлән) баш әйләнү, (тирбәлүдән) күңел болгану ( мәс. пароходта)

Татарско-русский словарь:

дулкын (сущ.) 1. волна; диңгез ~нары морские волны; ~да тирбәлү качаться на волнах; океан ~нары упкынында в пучине океанских волн; йөгермә ~нар бегущие волны 2. физ. волна || волновой; һава ~ы воздушная волна; тавыш ~ы звуковая волна; электромагнит ~нары электромагнитные волны; кыска һәм озын ~нарда на коротких и длинных волнах; ~ теориясе волновая теория; ~ тизлеге волновая скорость 3. перен. в разн. знач. волна; халык ~ы народная волна; тынычлык өчен көрәш ~ы волна борьбы за мир; хисләр ~ы волна чувств; нәфрәт ~ы волна ненависти ||(прил.) редко. волнистый; ~ чәч волнистые волосы

колач (сущ.) 1. размах; самолёт канатларының ~ы размах крыльев самолёта 2. обхват, охват; имәннәр бик юан: һәркайсы икешәр ~ дубы очень толстые: каждый в два обхвата; ~ юанлыгындагы торба труба в один охват 3. маховая сажень (расстояние(межд.) концами средних пальцев раскинутых в стороны рук как мера длины); ике ~ бау верёвка в две маховые сажени; коеның тирәнлеге өч ~ глубина колодца в три маховые сажени 4. диал. единица меры дров, равная 2,5 м3 или 4 м3 5. физ. амплитуда; маятникның тирбәлү ~ы амплитуда колебаний маятника 6. перен. масштаб, размах, широта, диапазон (работ); киң ~ белән с широким размахом; белем ~ы диапазон знаний

тибрәлү (гл.) страд. -возвр. от тибрәү 1. (гл.) страд. быть колебленным, качаемым 2. (возвр.) качаться, колыхаться, зыбиться || качание, колебание 3. см. тирбәлү тибрәнеш тизлеге (сущ.) спец. виброскорость

тирбәлгәләү (многокр.) от тирбәлү

тирбәлеш (сущ.) 1. колебание, качание 2. см. тирбәнеш тирбәлешү (гл.) взаимно-совм. от тирбәлү

тирбәлү (гл.)(неперех.) 1. колебаться, колыхаться || колебание, качание 2. качаться, раскачиваться || раскачивание (на люльке, на качалке-услаждая себя) 3. перен. колебаться || колебание (цен, экон. показателей и т. п.)

тирбәлүчән (прил.) см. тирбәнүчән тирбәндерү (гл.)(перех.) см. тирбәтү тирбәнеш (сущ.) физ. колебание, вибрация

тирбәнү (гл.)(неперех.) 1. качаться || качание (себя) в качалке 2. см. тирбәлү2

тирбәткәләү (многокр.) от тирбәлү





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте