Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

с (со=, съ=)(прист.) 1. фигыль ясаганда кулланылып, түбәндәге чаралар ярдәмендә бирелә-1) ташлау дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. сбрить кырып ташлау; скосить чабып ташлау; 2) кую дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. скучить өеп кую; сложить тезеп кую; сцепить эләктереп кую; 3) төшү дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. свеситься салынып төшү; скатиться тәгәрәп төшү; спрыгнуть сикереп төшү; стечь агып төшү; 4) китү дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. сойтй с рельс рельстан чыгып китү; сорваться с цепи чылбырдан ычкынып китү; 5) җыелу дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. сбежаться йөгерешеп килеп җыелу; слетаться очып килеп җыелу; стечься агып килеп җыелу; 6) килешү дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. сговориться сөйләшеп килешү; сторговаться сатулашып килешү; 7) карау дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. сверить чагыштырып карау; соотнести тиңләштереп карау; 8) төшү дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. сгуститься куера төшү; смягчиться йомшый төшү; 9) кайту дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. сбегать йөгереп барып кайту; слетать очып барып кайту; 10) бетерү дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. скормить ашатып бетерү; скрошить тураклап бетерү; 11) күчереп дигән хәл фигыль ярдәмендә, мәс. списать күчереп язу; срисовать күчереп ясау (рәсемне); 12) бергә дигән рәвеш ярдәмендә, мәс. сожительствовать бергә тору; сотрудинчать бергә эшләү; 13) кайбер приставкалы фигыльләрнең бары төп фигылен гена тәрҗемә итү юлы белән, мәс. сделать ясау, эшләү; сшить (платье) (күлмәк) тегү 2. исем һәм сыйфатлар ясауда кулланылып, даш-дәш кушымчасы ярдәмендә тәрҗәмә ителә, мәс. соавтор автордаш; соплеменник кабиләдәш; собеседник әңгәмәдәш

соотнести (гл.)что үзара бәйләнешен (мөнәсәбәтен) билгеләү; чагыштыру, тиңләштерү; соотнести факты фактларны чагыштыру

соотносить (гл.) см. соотнести соотноситься (гл.) 1. үзара бәйләнештә булу, мөнәсәбәттәш булу; үзара чагыштырылу, тиңләшү 2. страд. от соотносить

Татарско-русский словарь:





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте