Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

вымести (гл.)что себереп ташлау, себереп чыгару; себерү, себереп чыгу; вымести сор чүпне себереп чыгару

дворник (сущ.)(м)дворник ( 1. урам себерүче 2. автомашиналарда: пыяла чистарткыч)

домести (гл.)себерү, себереп бетерү; домести улицу урамны себереп бетерү

замести (гл.) 1. что себерү, себереп өю; замести сор в угол чүпне почмакка себереп өю 2. кого что [себереп] каплау, күмү, басу; вьюга замела дорогу буран юлны каплаган замести следы эзне яшерү, эзне югалту; замести следы преступления җинаятьнең эзен яшерү

крошить (гл.) 1. что (измельчать) турау, тураклау, ваклау 2. чем и без доп. чүпләү; не кроши на пол идәнне чүпләмә; валчыкларыңны идәнгә койма 3. перен. кого-что тар-мар итү, кыру-себерү, тураклау; крошитьврага дошманны тар-мар итү

мести (гл.) 1. что себерү; мести мусор чүп себерү 2. что и без доп. очыру, себерү, туздыру; ветер метет пыль җил тузан туздыра; в поле метет безл. кырда себерә

метельщик (сущ.)(м)себерүче; урам себерүче

метельщица (сущ.)(ж)себерүче хатын-кыз; урам себерүче хатын-кыз

метение (сущ.)(с) мн. (нет)себерү

перемести (гл.) 1. разг. (подмести везде) себереп чыгу, себереп бетерү; 2. (подмести заново) янадан себерү; 3. (подметая, переместить через что-н.) себереп чыгару

под (подо=, подъ=)(прист.) 1. фигыль ясаганда кулланылып, түбәндәге чаралар ярдәмендә бирелә; 1) астына дигән рәвеш ярдәмендә, мәс. подложить астына салу; подставить астына кую; подстелить астына җәю; подклеить астына ябыштыру; 2) янына дигән рәвеш ярдәмендә, мәс. подбежать янына йөгереп килү; подползти янына үрмәләп килү; подвести янына алып килү; 3) өстәп дигән хәл фигыль ярдәмендә, мәс. подлить өстәп кою; подкачать өстәп суырту; подсыпать өстәп сибү; 4) бераз дигән рәвеш ярдәмендә, мәс. подгнить бераз черү; подлечиться бераз дәвалану; подмокнуть бераз юешләнү; 5) төшү дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. подвинтить бора төшү; подсластить тәмлеләндерә төшү; подкрутить бөтерә төшү; 6) астыртын дигән рәвеш ярдәмендә, мәс. подговорить астыртын котырту; подслушать астыртын тыңлап ишетү; подсмотреть астыртын карап күреп алу; подсказать астыртын әйтү; 7) кушылып дигән хәл фигыль ярдәмендә, мәс. подпеть кушылып җырлау; подыграть кушылып уйнау; 8) җибәрү дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. подбросить чөеп җибәрү; подхватить күтәреп җибәрү; подморозить суытып җибәрү; 9) кайбер пристовкалы фигыльләрнең бары төп фигылен генә тәрҗемә итү юлы белән, мәс. подготовить хәзерләү; подмести себерү; подогреть җылыту 2. исем һәм сыйфат ясаганда кулланылып, түбәндәге чаралар ярдәмендә тәрҗемә ителә; 1) астындагы дигән сыйфат ярдәмендә, мәс. поджелудочный ашказаны астындагы; подстрочный юл астындагы; подкожный тире астындагы; 2) янындагы дигән сыйфат ярдәмендә, мәс. подмосковный Мәскәү янындагы; подгородный шәһәр янындагы; 3) кече дигән сыйфат ярдәмендә, мәс. подкласс кече класс; подстанция кече станция 4) ярдәмчесе дигән исем ярдәмендә, мәс. подмастерье мастер ярдәмчесе; подпасок көтүче ярдәмчесе; 5) исем ясагыч …ча кушымчасы ярдәмендә, мәс. подгруппа төркемчә; подотдел бүлекчә; подвид төрчә

подмести (гл.)что 1. себерү, себереп чыгару; подмести комнату бүлмәне себереп чыгару 2. [астына] себереп кертү; подмести мусор под крыльцо болдыр астына чүпне себереп кертү

подметала (сущ.)(м)и(сущ.)(ж)себерүче

подметальщик (сущ.)(м)себерүче

подметальщица (сущ.)(ж)себерүче [хатын-кыз]

подпахать (гл.) 1. сукалап алу, тагы да бераз сукалау, сөреп бетерү; подпахать участок у леса урман янындагы участокны сөреп бетерү; 2. обл. себерү, себереп чыгу; подпахать комнату бүлмәне себереп чыгу

помести (гл.)(бераз вакыт) себерү; помел немного и ушел бераз себерде дә китте

промести (гл.)что себерү, себереп чыгу (чыгару); промести аллею аллеяны себереп чыгу

размести (гл.)что 1. себереп чыгу, себереп кую, себерү; размести дорожку юлны себереп чыгу 2. (разгрести в стороны) көрәү, көрәп чыгу, көрәп чистарту; размести снег карны көрәп чыгу

Татарско-русский словарь:

себергәләү (многокр.) от себерү; подметать иногда (время от времени, то и дело)

себерелү (гл.) страд. от себерү; местись, подметаться

себерешү (гл.) взаимно-совм. от себерү

себеркеләү (гл.)(перех.) 1. см. себерү1 2. повязать в веники (берёзовые, дубовые веточки), повязать в букетики (душицу, зверобой)

себертү (гл.)(перех.) 1. (понуд.) от себерү 2. безл. мести (о метели)

себерү (гл.)(перех.) 1. мести, подметать/подмести || подметание 2. мести (о метели, позёмке)

себерүче (сущ.) тот, кто подметает; подметальщик, дворник





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте