Русско-татарский словарь:
(прист.) 1. фигыльләргә ялганганда, аның мәгънәләре татар теленә нигездә түбәндәге чаралар ярдәмендә бирелә: 1) үтү, үткәрү дигән фигыльләр ярдәмендә, мәс. просеять иләктән [иләп] үткәрү; 2) бетү яки бетерү дигән дәрәҗә фигыльләре белән, мәс. промокнуть чыланып бетү; промотать исраф итеп бетерү; 3) узып китү, үтеп китү кебек тезмә фигыльләр ярдәмендә, мәс. проскакать чабып узып китү; 4) чыгу яки чыгару дигән дәрәҗә фигыльләре ярдәмендә, мәс. просмотреть карап чыгу; промерить үлчәп чыгу; 5) керү яки кертү дигән фигыль белән, мәс. протолкнуть төртеп кертү; 6) [үтәли] тишү, тишеп чыгару кебек фигыльләр ярдәмендә, мәс. пробить бәреп тишү; 7) җиткерү, чыгару дигән дәрәҗә фигыльләре яисә бик яхшы, бик нык кебек рәвешләр белән, мәс. проварить пешереп җиткерү; прокипятить кайнатып чыгару; прогреть бик нык җылыту; 8) …мый калдыру кебек фигыль формалары ярдәмендә, мәс. проглядеть күрми калу; 9) зыян күрү, зарар күрү дигән фигыльләр белән, мәс. проторговать сәүдә итеп зарар күрү; 10) (=ся кисәкчәсе белән килгәндә) туйганчы кебек хәл фигыль формасы яисә тую дигән фигыль ярдәмендә, мәс. проспаться туйганчы йоклау; 11) (=сякисәкчәсе белән килгәндә) ялгыш ташлау, салу, кую кебек сүзләр белән, мәс. проговориться ялгыш әйтеп ташлау 2. исемнәргә ялганганда, түбәндәге чаралар ярдәмендә тәрҗемә ителә: 1) аз гына, бераз кебек рәвешләр белән, мәс. прозелень аз гына яшькелт төс; 2) яклы дигән сүз белән, мәс. прокатолический католиклар яклы
промер (сущ.)(м) 1. см. промерить; 2. ялгыш үлчәү, үлчәгәндә ялгышу (хата җибәрү); промер ткани на один метр тукыманы үлчәгәндә бер метрга ялгышу
промеривать (гл.) см. промерить промериваться (гл.) страд. үлчәнү, үлчәп чыгылу
промерить (гл.) 1. что үлчәү, үлчәп карау; үлчәп чыгу; промерить глубину фарватера фарватерның тирәнлеген үлчәү 2. что и без доп. үлчәгәндә ялгышу (хата җибәрү)
промерять (гл.) см. промерить промесить (гл.)что (яхшылап] изү, басу, изеп җиткерү; промесить тесто камырны яхшылап изү
Татарско-русский словарь:
Тәсадеф