Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

(прист.) 1. фигыльләргә ялганганда, аның мәгънәләре татар теленә нигездә түбәндәге чаралар ярдәмендә бирелә: 1) үтү, үткәрү дигән фигыльләр ярдәмендә, мәс. просеять иләктән [иләп] үткәрү; 2) бетү яки бетерү дигән дәрәҗә фигыльләре белән, мәс. промокнуть чыланып бетү; промотать исраф итеп бетерү; 3) узып китү, үтеп китү кебек тезмә фигыльләр ярдәмендә, мәс. проскакать чабып узып китү; 4) чыгу яки чыгару дигән дәрәҗә фигыльләре ярдәмендә, мәс. просмотреть карап чыгу; промерить үлчәп чыгу; 5) керү яки кертү дигән фигыль белән, мәс. протолкнуть төртеп кертү; 6) [үтәли] тишү, тишеп чыгару кебек фигыльләр ярдәмендә, мәс. пробить бәреп тишү; 7) җиткерү, чыгару дигән дәрәҗә фигыльләре яисә бик яхшы, бик нык кебек рәвешләр белән, мәс. проварить пешереп җиткерү; прокипятить кайнатып чыгару; прогреть бик нык җылыту; 8) …мый калдыру кебек фигыль формалары ярдәмендә, мәс. проглядеть күрми калу; 9) зыян күрү, зарар күрү дигән фигыльләр белән, мәс. проторговать сәүдә итеп зарар күрү; 10) (=ся кисәкчәсе белән килгәндә) туйганчы кебек хәл фигыль формасы яисә тую дигән фигыль ярдәмендә, мәс. проспаться туйганчы йоклау; 11) (=сякисәкчәсе белән килгәндә) ялгыш ташлау, салу, кую кебек сүзләр белән, мәс. проговориться ялгыш әйтеп ташлау 2. исемнәргә ялганганда, түбәндәге чаралар ярдәмендә тәрҗемә ителә: 1) аз гына, бераз кебек рәвешләр белән, мәс. прозелень аз гына яшькелт төс; 2) яклы дигән сүз белән, мәс. прокатолический католиклар яклы

прогревать (гл.) см. прогреть прогреваться (гл.) 1. см. прогреться; 2. страд. от прогревать

прогреть (гл.)что үтәдән-үтә җылыту, бик яхшы (нык) җылыту, кыздыру бик яхшы (нык) кыздыру

прогреться (гл.)бик яхшы (нык) җылыну, үтәдән-үтә җылыну, кызу, бик яхшы (нык) кызу

прожариться (гл.) 1. куырылып җитү, кыздырылып җитү; мясо прожарилось ит кыздырылып җитте 2. перен. разг. (сильно прогреться) бик нык кызыну (җылыну)

прокалить (гл.)что (подвергнуть калению) чыныктыру; (сильно прогреть) үтәдән-үтә кыздыру, бик нык кыздыру

прокалиться (гл.)(подвергнуться калению) чыныгу; (сильно прогреться) үтәдән-үтә кызу, бик нык кызу

Татарско-русский словарь:





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте