Русско-татарский словарь:
при (прист.) 1. фигыль ясаганда кулланылса, бу приставканың мәгънәләре түбәндәге ысуллар белән тәгъбир ителә: 1) эшнең тәмамлануы, нәтиҗәлелеге килү ярдәмче фигыле белән бирелә, мәс. прибежать йөгереп килү; прилететь очып килү; принести алып килү; 2) якынайту, беркетү, тоташтыру мәгънәләре кую ярдәмче фигыле белән тәрҗемә ителә, мәс. пришить тегеп кую; привинтить винтлап кую; приставить сөяп кую; 3) хәрәкәт кешенең үзенә юнәлтелгән очракта итү ярдәмче фигыле белән яки төп фигылен генә тәрҗемә итү юлы белән бирелә, мәс. привлечь җәлеп итү; пригласить чакыру; 4) тулы булмаган эш бераз рәвеше яки төшү ярдәмче фигыле белән тәрҗемә ителә, мәс. приоткрыть бераз ачу (ача төшү); призадуматься бераз уйга калу; припудрить бераз пудралау; 5) эшнең тулысынча башкарылуы түбәндәгечә тәрҗемә ителә, мәс. приучить өйрәтү; приручить кулга өйрәтү; приискать эзләп табу; придумать уйлап табу (чыгару); 6) арттыру, өстәү, кушу, тутыру мәгънәсе өстәп рәвеш фигыле ярдәмендә яки башка юллар белән тәрҗемә ителә, мәс. приписать өстәп язу; прикупить өстәп сатып алу; 7) төп эш белән бер үк вакытта булган хәрәкәт =а (=ә, =ый,-и) кушымчалы рәвеш фигылен кабатлау ярдәмендә бирелә, мәс. идти приплясывая бии-бии бару; петь присвистывая сызгыра-сызгыра җырлау 2. исемнәр, сыйфатлар ясаганда кулланылса, буе[ндагы], алды[ндагы], яны[ндагы] кебек сүзләр белән тәрҗемә ителә, мәс. прибрежная полоса яр буендагы җир; пришкольиый участок мәктәп алды участогы; привокзальная площадь вокзал янындагы мәйдан
призадуматься (гл.) разг. бераз уйлану, уйга калу (бату, төшү, талу, чуму); призадуматься над чем-л. берәр нәрсә турында уйлану; он призадумался ул уйга калды
призадумываться (гл.) см. призадуматься призанимать (гл.) см. призанять призанять (гл.)что, чего, разг. (бераз яки аз гына вакытка) бурычка алу (алып тору), әҗәткә алу (алып тору), үтечкә алу (алып тору)
Татарско-русский словарь:
моңлану (гл.)(неперех.) 1. становиться (стать) задумчивым; задуматься, призадуматься; погружаться/погрузиться в раздумье (думы, размышления); ул соңгы вакытта бик ~ып китте (калды) в последнее время он стал очень задумчивым 2. 1) петь грустные (печальные) песни; синең тавышың ~ыр өчен түгел голос твой не подходит для (пения) грустных песен 2) редко. петь (о птицах) 3) в знач.(нареч.) моңланып грустно; ~ып җырлау петь грустно 3. печалиться, опечалиться; грустить; син нәрсәдән ~асың? отчего ты грустишь?
уйчанлану (гл.)(неперех.) становиться/стать задумчивым, задуматься, призадуматься
Тәсадеф