Русско-татарский словарь:
пре (прист.) 1. сыйфат һәм рәвеш ясаганда кулланылса, бу приставка артыклык дәрәҗәсен белдерә һәм татарчага иң кисәкчәсе яки бик, үтә һ.б.ш. рәвешләр ярдәмендә тәрҗемә ителә, мәс. премилая девушка бигрәк сөйкемле кыз; пренеприятная весть бик күңелсез хәбәр; прехитрый старик үтә хәйләкәр карт; преспокойно работать тыптыныч эшләп яту 2. фигыль ясаганда кулланылса, аның мәгънәләре түбәндәге ысуллар белән тәгъбир ителәләр; 1) предметның хәлен, торышын үзгәртү мәгънәсе яки эш-хәрәкәтнең бер сыйфаттан икенче сыйфатка әверелүе үзгәртеп һ. б. ш. хәл фигыль ярдәмендә бирелә, мәс. преобразовать учреждение учреждениене үзгәртеп кору; 2) эш-хәрәкәтнең артык көчле, чиктән тыш киеренке булу мәгънәсе үтә, артык, арттырып рәвешләре белән бирелә, мәс. превозносить кого-л. кемне дә булса арттырып мактау; преувеличить чьи-л. достоинства кемнең дә булса яхшылыкларын арттырып күрсәтү; преуменьшить размер расходов расходларны үтә киметеп күрсәтү; 3) пере= приставкасына якын булган мәгънә аркылы, аша рәвешләре белән бирелә, мәс. преградить дорогу юлга аркылы төшү; преступить порог бусага аша үтү
преумалить (гл.) книж. устар. см. преуменьшить преумалять (гл.) книж. устар. см. преумалить преуменьшать (гл.) см. преуменьшить преуменьшаться (гл.) страд. книж. үтә азайтылу, киметелү, киметеп күрсәтелү
преуменьшение (сущ.)(с) см. преуменьшить, преуменьшить; преуменьшение опасности войны сугыш куркынычын артык киметү
преуменьшить (гл.)что киметү, киметеп (азайтып, кечерәйтеп) күрсәтү; преуменьшить опасность куркынычны киметеп күрсәтү
Татарско-русский словарь:
киметү (гл.)(неперех.) 1. уменьшать/уменьшить, делать сделать меньшим, убавлять/убавить, сокращать/сократить, урезать/урезать (о количестве, числе, размерах и т. п.) || уменьшение, убавление, сокращение; кеше санын ~ү сократить количество людей; чыгымнарны ~ү убавить расходы; төзелеш срогын ~ү сократить срок строительства 2. уменьшать/уменьшить, убавлять/убавить, сбавлять/сбавить, скидывать/скинуть (вес, объём, стоимость, количество и т. п.) || уменьшение, сбавка, скидка; норманы ~ү уменьшить норму; үз авырлыгыңны ~ү сбавить вес (в весе); сыер сөтен ~те корова уменьшила удой; эш хакын ~теләр убавили зарплату 3. уменьшать/уменьшить, снижать/снизить, сбавлять/сбавить, понижать/понизить || уменьшение, снижение, понижение, сбавка; товарларның үзкыйммәтен ~ү снизить себестоимость товаров; бәяләрне ~ү снизить цены 4. прям. и перен. уменьшать/уменьшить, снижать/снизить, понижать/понизить, ослаблять/ослабить, сбавлять/сбавить, убавлять/убавить, умерять/умерить (степень, силу, мощь, темп, мощность, скорость, интенсивность чего-л.) || уменьшение, снижение, понижение, ослабление, сбавка, убавление; пар басымын ~ү снизить (ослабить) давление пара; поезд тизлеген ~ү убавить скорость поезда; адымны ~ү сбавить шаг; таләпләрне ~мәскә не ослаблять требования 5. спец. убавлять/убавить (какую-л. часть одежды) || убавление; күлмәкнең озынлыгын ~ү убавить длину платья 6. снижать/снизить, умалять/умалить, преуменьшать/преуменьшить (роль, значение чего-л.) || снижение, умаление, преуменьшение; әсәрнең әһәмиятен ~ү умалить значение произведения; башкаларның күрсәткән хезмәтләрен ~ү преуменьшить заслуги других 7. мат. уменьшать/уменьшить; вычитать/вычесть || уменьшение, вычитание; ~ тамгасы знак вычитания 8. заглушать/заглушить; сагышны ~ү заглушить тоску
Тәсадеф