Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

под (подо=, подъ=)(прист.) 1. фигыль ясаганда кулланылып, түбәндәге чаралар ярдәмендә бирелә; 1) астына дигән рәвеш ярдәмендә, мәс. подложить астына салу; подставить астына кую; подстелить астына җәю; подклеить астына ябыштыру; 2) янына дигән рәвеш ярдәмендә, мәс. подбежать янына йөгереп килү; подползти янына үрмәләп килү; подвести янына алып килү; 3) өстәп дигән хәл фигыль ярдәмендә, мәс. подлить өстәп кою; подкачать өстәп суырту; подсыпать өстәп сибү; 4) бераз дигән рәвеш ярдәмендә, мәс. подгнить бераз черү; подлечиться бераз дәвалану; подмокнуть бераз юешләнү; 5) төшү дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. подвинтить бора төшү; подсластить тәмлеләндерә төшү; подкрутить бөтерә төшү; 6) астыртын дигән рәвеш ярдәмендә, мәс. подговорить астыртын котырту; подслушать астыртын тыңлап ишетү; подсмотреть астыртын карап күреп алу; подсказать астыртын әйтү; 7) кушылып дигән хәл фигыль ярдәмендә, мәс. подпеть кушылып җырлау; подыграть кушылып уйнау; 8) җибәрү дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. подбросить чөеп җибәрү; подхватить күтәреп җибәрү; подморозить суытып җибәрү; 9) кайбер пристовкалы фигыльләрнең бары төп фигылен генә тәрҗемә итү юлы белән, мәс. подготовить хәзерләү; подмести себерү; подогреть җылыту 2. исем һәм сыйфат ясаганда кулланылып, түбәндәге чаралар ярдәмендә тәрҗемә ителә; 1) астындагы дигән сыйфат ярдәмендә, мәс. поджелудочный ашказаны астындагы; подстрочный юл астындагы; подкожный тире астындагы; 2) янындагы дигән сыйфат ярдәмендә, мәс. подмосковный Мәскәү янындагы; подгородный шәһәр янындагы; 3) кече дигән сыйфат ярдәмендә, мәс. подкласс кече класс; подстанция кече станция 4) ярдәмчесе дигән исем ярдәмендә, мәс. подмастерье мастер ярдәмчесе; подпасок көтүче ярдәмчесе; 5) исем ясагыч …ча кушымчасы ярдәмендә, мәс. подгруппа төркемчә; подотдел бүлекчә; подвид төрчә

подбегать (гл.) см. подбежать подбежать (гл.) 1. к кому-чему йөгереп (чабып) килү, йөгереп (чабып) килеп җитү; подбежать к дому йорт янына йөгереп килеп җитү 2. подо что йөгереп (чабып) астына керү

подлетать (гл.) см. подлететь подлететь (гл.) 1. очып килү; птица подлетела к гнезду кош оясы янына очып килде 2. (вверх) сикерү, сикереп менү, күтәрелү 3. перен. разг. (подбежать, быстро подойти) җан-фәрманга йөгереп килеп җитү, атылып килеп җитү

Татарско-русский словарь:





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте