Русско-татарский словарь:
над (надо)(прист.) 1. фигыльләр ясый, аның мәгънәләре татар теленә түбәндәгечә тәрҗемә ителә 1) өстәп, өстәмә рәвештә, …п озынайту сүзләре ярдәмендә яки төп фигыльне тәрҗемә итү юлы белән, мәс. надвязать өстәп бәйләү; надклеить ябыштыру; надставить ялгап озынайту; надстроить өстәп төзү; 2) бераз гына, аз гына, читеннән [генә], читеннән аз гына, өстән [генә], өстән аз гына сүзләре ярдәмендә яки төп фигыльне тәрҗемә итү юлы белән, мәс. надкусить тешләп кую; надрезать өстән аз гына кисү 2. исем һәм сыйфатлар ясый, мәс. надбровье каш өсте; надземный җир өсте …ы; надкостница сөяк өслеге
надвязать (гл.)что 1. бәйләп озынайту; надвязать носки оекбашларны бәйләп озынайту 2. ялгап озынайту; надвязать веревку бауны ялгап озынайту
надвязка (сущ.)(ж) 1. см. надвязать; 2. (надвязанная часть) бәйләп өстәлгән өлеш (кисәк)
надвязывать (гл.) см. надвязать надвязываться (гл.) страд. 1. өстәп бәйләнү; 2. ялгану, ялгап озынайтылу
Татарско-русский словарь:
Тәсадеф