Русско-татарский словарь:
глаз (сущ.)(м) 1. күз; голубые глаза зәңгәр күзләр; зажмурить глаза күзләрне кысу; вытаращить глаза күзләрне акайту; сомкнуть глаза күзләрне йому; в глазах двоится күзгә икәү булып күренү; в глазах рябит күзләр әлҗе-мөлҗе килә; играть глазами күзләрне уйнату; определить расстояние невооруженным глазом ераклыкны гади күз белән билгеләү 2. караш, карау; окинуть глазами караш ташлау 3. перен. күзәтү, карау, багу; хозяйский глаз хуҗаларча карау; за ними нужен глаз да глаз аларны гел күзәтеп торырга кирәк; у семи нянек дитя без глазу посл. син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала? иметь перед глазами что күз алдында тоту; не попадайся на глаза күземә күренмә, күземә күренәсе булма; бросаться (кидаться) в глаза күзгә бәрелеп тору, күзгә ташлану; во все глаза глядеть дүрт күзләп карау, зарыгып көтү; в глаза говорить күзенә карап әйтү, күзенә бәреп әйтү; в глаза не видел кого, прост. күргәнем дә юк; в глазах кого, чьих каршында, күз алдында; в глазах темнеет күз аллары караңгылана; глаза бы не глядели күрәсе дә килми, каберең якын булмасын; глаза горят на что күзләре кыза; глаза на лоб лезут исең-акылың китәрлек, күзләрең шар булырлык; глаза на мокром месте күзеннән агыза да тора; глаз не казать (не показывать) күзгә-башка күренмәү; глаза разбегаются кайсына карарга да белмәү; глаза разгорелись күзе кызды, күзе янды; глаза смыкаются (слипаются) күз йомыла, йокы килә; глазом не моргнуть күзен дә йоммау, уйлап та тормау; делать большие глаза шаккатып карап тору; для отвода глаз күз буяу өчен; есть (пожирать) глазами йотардай (ашардай) булып карау; за глаза (говорить) үзе юкта; күз артында; куда глаза глядят (идти) теләсә кай якка, дүрт ягы кыйбла; на глаз якынча, чама белән; на глазах күз алдында, күз каршында; наметанный глаз очлы күз, тәҗрибәле кеше; насколько хватает глаз күз күрә алган кадәр; не знать, куда глаза деть күзне кая яшерергә белмәү, кая керергә тишек тапмау; ни в одном глазу аек, күзенә дә чыкмаган; простым (невооруженным) глазом гади күз белән; ради чьих прекрасных глаз кемнеңдер матур күзләре өчен, һич кирәкмәгәнгә; с глаз долой күз алдыннан кит; күземнән югал, күземә күренмә; с глаз долой, из сердца вон погов. хәзер ике ятып бер төшемә керми; с глазу на глаз кара-каршы, күзгә-күз, икәүдән-икәү генә; с какими глазами появиться (показаться) куда ни күз белән күренмәк кирәк, кеше күзенә күренергә оят; смотреть (глядеть) в глаза кому күзенә генә карап тору, ялагайлану, куштанлану; смотреть (глядеть) прямо (смело) в глаза чему [курыкмыйча] күзенә туп-туры карау; смотреть (глядеть) в оба глаза уяу булу, аң булып тору; упасть в глазах кого күздән төшү, абруй югалу; хоть глаз выколи дөм-караңгы, күзгә төртсәң дә күренми; читать по глазам күзенә карап белү, күзенә карап чамалау
наедать (гл.) простореч. см. наесть наедаться (гл.) см. наесться наедине (нареч.)күзгә-күз [карап], икәүдән-икәү [генә], аулакта; поговорить наедине икәүдән-икәү генә сөйләшү; наедине с самим собой бер үзе, япа-ялгыз
один (числ.) 1. (число) бер 2. в знач.(прил.)(без других, в отдельности) бердәнбер, бер үзе, үзе генә, ялгыз; он живет один ул бер үзе генә тора; ребенок остался дома один бала өйдә ялгыз калды 3. в знач.(мест.)(какой-то, некий) бере, берәү; бер кеше; кемдер; в один прекрасный день көннәрнең берендә; приходил один человек бер кеше килгән иде 4. в знач.(прил.)(тот же самый, одинаковый) бер, бер үк, шул ук; в один и тот же час бер үк сәгатьтә; стоять на одном месте бер урында басып тору 5. в знач.(мест.)(только, исключительно) …гына, бары, тик, фәкать; в вазе одни яблоки, груш нет вазада алмалар гына, грушалар юк; ходить в одной рубашке күлмәкчән генә йөрү; меня одно беспокоит мине фәкать бер нәрсә борчый 6. в знач.(мест.)(какой-л. в ряду сходных) бер, берәү, берсе; то один, то другой я берсе, я икенчесе; одно другому не мешает берсе икенчесенә комачауламый все до одного барысы да; все как один барысы да бер кеше кебек; ни один һич кем, бер кеше дә; одно и то же бер үк нәрсә; один за другим берәм-берәм, бер-бер артлы; один на один икәү генә, бергә бер, күзгә-күз килеп; одно к одному берсе өстенә берсе; одно из двух икенең берсе
смотреть (гл.) 1. что, на кого-что, во что карау; смотреть на улицу урамга карау; смотреть на небо күккә карау; окна смотрят во двор тәрәзәләре ишек алды ягына карый 2. что карау, тамаша кылу; смотреть спектакль спектакль карау 3. за кем-чем карау, күзәтү, саклау, күз-колак булу; смотреть за детьми балаларга күз-колак булу; смотреть за порядком тәртип саклау 4. на кого-что, разг. (брать пример с кого-л., считаться с кем-л.) карау, үрнәк алу 5. перен. на что карау, бәя бирү; смотреть на вещи просто әйберләргә гади генә карау 6. повел. смотри[те] кара[гыз] аны (кисәткәндә кулланыла); смотрите, не опоздайте! карагыз аны, соңга кала күрмәгез! куда он смотрит? кая карый?, ни карый?; нишләп бер дә игътибар итми?; смотреть в глаза кому күзенә карау, нык тору, курыкмау; смотреть волком бүре шикелле карау; смотреть молодцом егет кыяфәтле булу; смотреть сквозь пальцы на что бармак аша карау; смотреть смерти в глаза үлем белән йөзгә-йөз килү, үлем белән күзгә-күз очрашу; смотря как (где, куда, какой) ничек (кайда, кая, нинди) булуына карап
Татарско-русский словарь:
күзгә-күз (нареч.) 1. с глазу на глаз, наедине; күзгә-күз сөйләшү разговаривать наедине (с глазу на глаз) 2. глаза в глаза, лицом к лицу; дошман белән күзгә-күз очрашу встретиться глаза в глаза с врагом
күзмә-күз (нареч.) разг. см. күзгә-күз күзне хәрәкәтләндерә торган нерв (сущ.) физиол. глазодвигательный нерв
Тәсадеф