Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

акт (сущ.)(м) 1. чыгыш, хәрәкәт, кыланыш; террористический акт террористик чыгыш 2. (документ) акт; обвинительный акт гаепләү акты; составить акт акт төзү 3. театр. пәрдә, бүлек; комедия в трех актах өч пәрдәле комедия

актерский (прил.)актер[лар] …ы, актерларча …; актерская техника актер техникасы; актерские жесты перен. актерларча кыланышлар

актерство (сущ.)(с) 1. (профессия актера) актерлык 2. перен. разг. (притворство) кыланыш, күз буяу, шамакайлык

аристократическнй (прил.) 1. аристократик, аристократлар …ы; аристократическое общество аристократлар җәмгыяте 2. аристократларча …, аристократларга хас; аристократические замашки аристократларча кыланышлар

атаманский (прил.)атаман ...-ы, атаманлык ...-ы; атаманские замашки атаман (атаманлык) кыланышлары

аффектация (сущ.)(ж)(наигранность, искусственность поведения) аффектация, ясалмалылык, ясалма кыланыш

барский (прил.)барин[нар] …ы, бариннарча …; барская спесь барин тәкәбберлеге; барские замашки бариннар кыланышы

безнравственный (прил.)әхлаксыз, әдәпсез, оятсыз; безнравственный поступок әдәпсез кыланыш; безнравственный человек әхлаксыз кеше

безрассудность (сущ.)(ж) см. безрассудство безрассудный (прил.)уйламыйча (эшләнгән); акылсыз, дуамал; безрассудная храбрость дуамал батырлык; безрассудный поступок акылсыз кыланыш

безыскусственность (сущ.)(ж)садәлек, гадилек; табигыйлык; безыскусственность манер кыланышларның садәлеге

бессмысленный (прил.) 1. (лишенный смысла) мәгънәсез, аңлашсыз, буталчык; бессмысленный набор слов мәгънәсез сүзләр җыелмасы 2. (нелепый) акылсыз, ахмак; бессмысленный поступок ахмак кыланыш

бессовестный (прил.)вөҗдансыз, намуссыз, оятсыз; бессовестный поступок оятсыз кыланыш

бесстыдный (прил.)оятсыз, әдәпсез, инсафсыз; бесстыдный поступок әдәпсез кыланыш

бестактность (сущ.)(ж) 1. (отсутствие такта) тактсызлык, тотнаксызлык, әдәпсезлек, сөмсезлек 2. (бестактный поступок) урынсызлык, килешсезлек, килешсез кыланыш

бесчестный (прил.)намуссыз, вөҗдансыз, инсафсыз; бесчестный поступок намуссыз кыланыш

бравада (сущ.)(ж)ясалма батырлык, әтәчлек; ясалма кыланыш

буржуйский (прил.)буржуй ...-ы; буржуйларча ...; буржуйские выходки буржуй кыланышлары; буржуйларча кылану

вкрадчивый (прил.)юмакай, ялагай, ярамсак; вкрадчивый голос ялагай тавыш; вкрадчивые манеры ялагай кыланышлар

вредоносный (прил.) книжн. үтә зарарлы [булган]; зыян (зарар) китерә торган; вредоносные действия үтә зарарлы кыланышлар

выверт (сущ.)(м) разг. 1. боргаланыш, боргалану-сыргалану; плясать с вывертами боргаланып-сыргаланып бию 2. перен. (причуда) әкәмәт, әкәмәт кыланыш, сәер кыланыш, сәерлек

вызывающий (прил.) 1. (прич.)от вызывать; 2. ачу китергеч, ачу китерерлек, дорфа; вызывающее поведение ачу китергәч кыланыш

выплясывать (гл.)что и без доп. , разг. бию, кыланышлар ясап бию

выходка I(сущ.)(ж)кыланыш, чыгыш; глупая выходка ахмак кыланыш; злая выходка явыз чыгыш

гадко (нареч.) 1. кабахәт, әшәке, алама, начар; гадко поступить кабахәт эш эшләү 2. в знач. сказ. безл. кабахәт, начар; его поведение гадко аның кыланышы начар

двурушнический (прил.)икейөзле, монафыйкларча …; двурушнический поступок икейөзле кыланыш

девчачий (прил.) разг. кызлар …ы; девчачья манера кызлар кыланышы; девчачий шарф кызлар шарфы

дерзостный (прил.) книж. устар. см. дерзновенный дерзость (сущ.)(ж) 1. (наглость) тупас кыюлык, дорфалык 2. (смелость) кыюлык, тәвәккәллек 3. тупас кыланыш; тупас сүз; говорить дерзости тупас сүзләр сөйләү

джентльменский (прил.)джентльмен …ы; джентльменнарча …; джентльменский поступок джентльменнарча кыланышлар джентльменское соглашение сөйләшеп кенә үзара килешү

дурацкий (прил.)ахмак …ы; ахмакларча…, тилеләрчә …, мәгънәсез, юньсез; юләр; дурацкий разговор мәгънәсез сүз; дурацкие привычки юньсез гадәтләр; дурацкие выходки тилеләрчә кыланышлар

жест (сущ.)(м) 1. ым, ишарә, кул хәрәкәте; выразительный жест тирән мәгънәле ишарә; привычный жест гадәти ишарә 2. перен. кыланыш; благородный жест галиҗәнапларча кыланыш сделать красивый жест яхшы эш эшләү

замачивать (гл.) разг. см. замочить замашки (сущ.) мн. разг. гадәт, кылану, кыланыш; барские замашки байларча кылану

игривый (прил.) 1. (шаловливый, резвый) җилбәзәк шаян, тотрыксыз шук 2. разг. әдәпсез, оятсыз; игривый жест әдәпсез кыланыш; игривый анекдот оятсыз анекдот

идиотство (сущ.)(с) разг. ахмаклык; мәгънәсезлек, идиотларча кыланыш (мөгамәлә)

иезуитский (прил.) 1. иезуит[лар] …ы; иезуитский монастырь иезуитлар монастыре 2. иезуитларча …, монафыйкларча…; иезуитский поступок монафыйкларча кыланыш

изуверство (сущ.)(с)явызларча кыланыш, кансызлык, үтә шәфкатьсезлек

индивидуалистский (прил.) книж. индивидуалистларча ...; индивидуалистларга хас; индивидуалистские замашки индивидуалистларча кыланышлар

иностранщина (сущ.)(ж) мн. нет, разг. пренебр. иностранщина (капиталистик җәмгыятькә һәм аның идеологиясенә хас һәм прогрессив, социалистик идеологиягә дошман булган гадәтләр, йолалар, кыланышлар, сүзләр)

интриганский (прил.) разг. интриганнарча ...; интриганские поступки интриганнарча кыланышлар

кавалерский (прил.) устар. кавалерлык.,-ы; кавалерские ухватки кавалерлык кыланышлары

капитулянтский (прил.) 1. капитулянтчыл; беспощадная борьба с капитулянтским правым уклоном капитулянтчыл уң тайпылыш белән аяусыз көрәш; 2. капитулянтлык ...-ы; капитулянтские выходки капитулянтлык кыланышлары; 3. капитулянтларча ...; капитулянтское рассуждение капитулянтларча фикер йөртү

клоунский (прил.)клоун …ы; клоуннарча …; клоунские выходки клоуннарча кыланышлар

клубничка (сущ.)(ж) мн. нет, разг. 1. см. клубника; 2. перен. фам. эвф. (что-н. нескромное, эротическое) әдәпсез кыланыш, гыйш-гашрәт

кунштюк (сущ.)(м) разг. фам. фокус, җитез алым, әкәмәт кыланыш

купецкий (прил.) простореч. 1. см. купеческий; 2. пренебр. сәүдәгәрләр ...-ы; сәүдәгәрләргә хас; купецкая манера сәүдәгәрләр кыланышы

курбет (сущ.)(м) 1. спорт. курбет (атның алгы аякларын бөкләп сикерүе; акробатикада сикерүнең бер төре); 2. перен. фам. неодобр. кыланыш, кирелек

лицедейство (сущ.)(с) уст. 1. (театральное представление) тамаша 2. (притворство) икейөзлелек, монафыйклык, ялган кыланыш

малодушничать (гл.) разг. см. малодушествовать малодушный (прил.)йөрәксез, куркак, йомшак характерлы, төшенкелеккә бирелүчән; кыюсыз, икеләнүчән; малодушный человек куркак кеше; малодушный поступок кыюсыз эш-кыланыш

мальчишеский (прил.) 1. ир бала[лар] …ы; малай[лар] …ы; мальчишеский вид малайлар кыяфәте 2. перен. малайларча…; мальчишеский поступок малайларча кыланыш

мальчишество (сущ.)(с) 1. балалык, бала-чагалык, балаларча кыланыш 2. (несерьезность, легкомыслие) беркатлылык, җиңел акыллылык; что за мальчишество? бу нинди җиңел акыллылык?

мужской (прил.) 1. ир[ләр] …ы, ир-ат …ы; мужское общество ир-ат арасы, ирләр компаниясе; мужской пол ир җенесе, ирләр 2. ирләргә хас, ирләрчә…; мужской поступок ирләрчә кыланыш; мужской костюм ирләр костюмы мужской род грам. мужской род; мужская рифма лит. ирләр рифмасы (басым соңгы иҗеккә төшкән рифма)

неблаговидный (прил.)гаеп итәрлек, ямьсез, шыксыз, начар; неблаговидный поступок ямьсез кыланыш

неблагопристойность (сущ.)(ж) устар. 1. только ед. әдәпсезлек, килешсезлек, сансызлык, оятсызлык, начарлык; 2. килешсез сүз (кыланыш, эш), кабахәт сүз (кыланыш, эш), начар сүз (кыланыш, эш)

неблагоразумный (прил.)акылсыз, дуамал, акылга сыймаслык; уйламыйча эшләнгән; неблагоразумный человек акылсыз кеше; неблагоразумный поступок дуамал кыланыш

неблагородный (прил.) 1. затсыз, түбән; намуссыз, ямьсез; неблагородный поступок ямьсез кыланыш, намуссыз кыланыш; неблагородный человек түбән кеше; 2. устар. тупас, дорфа; телодвижения неприятны, неблагородны аның тән хәрәкәтләре ямьсез, дорфа; 3. затсыз; неблагородные металлы затсыз металлар (мәсәлән, тимер, бакыр). Человек неблагородного звания доревол. дворяннар нәселеннән булмаган кеше

недостойный (прил.) 1. кого-чего лаек булмаган; лаек түгел; недостойный внимания факт игътибарга лаек булмаган факт 2. түбән, ихтирамга лаек булмаган, недостойный человек түбән кеше 3. килешмәгән, әдәпсез, түбән; недостойный поступок әдәпсез кыланыш

некорректный (прил.) 1. нәзакәтсез, әдәпсез; некорректный поступок нәзакәтсез кыланыш, нәзакәтсезлек 2. шахм. ялгыш, дөрес исәпләнмәгән

некрасивый (прил.) 1. ямьсез, шыксыз, килбәтсез, күрексез; матур түгел 2. разг. ямьсез; некрасивый поступок ямьсез кыланыш

нелепость (сущ.)(ж) 1. мәгънәсезлек, тозсызлык; нелепость слухов хәбәрләрнең мәгънәсезлеге 2. мәгънәсезлек, мәгънәсез кыланыш (сүз һ.б.ш.), тозсыз сүз; говорить нелепости мәгънәсез сүзләр сөйләү

неловкость (сущ.)(ж) 1. авыр хәрәкәтлелек; авыр сөяклелек; авырлык; җайсызлык, уңайсызлык, ипсезлек; неловкость движений хәрәкәтләрнең җайсызлыгы 2. килешмәгән эш (кыланыш, сүз); совершить ряд неловкостей килешмәгән эшләр эшләп ташлау 3. уңайсызлык; чувствовать неловкость уңайсызлык сизү, уңайсызлану

нелогичный (прил.)логикасыз, эзлексез, акылга сыймаган, акылга ятышсыз; нелогичный поступок логикасыз кыланыш

непартийный (прил.) 1. (не состоящий в партии) партиясез 2. партия членына килешмәгән (ярамаган); партия члены өчен хас булмаган; непартийный поступок партия члены өчен хас булмаган кыланыш

непристойность (сущ.)(ж) 1. (неприличие) оятсызлык, әдәпсезлек, килешмәгәнлек 2. (непристойное слово, поступок) әдәпсез (оятсыз, килешмәгән) сүз (кыланыш)

палаческий (прил.)палачларча...; җәлладларча...; палач...-ы; палаческое поведение палачларча кыланыш

панский (прил.)пан...-ы, паннар...-ы; паннарча...; панские замашки паннарча кыланыш. Панский товар простореч. устар. фабрикада эшләнгән товар (кызыл малга тукымаларга карата әйтелгән)

переборщить (гл.) прост. арттырып җибәрү, чамадан уздырып җибәрү (сүздә, кыланышта)

петиметр (сущ.)(м) истор. петиметр (XVIII йөздә рус әдәбиятында купшы, җилкуар француз егетенең, шулай ук модада, кыланышта французларга сукырларча иярүче яшь рус дворянының сатирик образы)

поступок (сущ.)(м)эшләнгән эш, кыланыш; смелый поступок кыю эшләнгән эш

постыдный (прил.)оятлы, хур лыклы; мәсхәрәле; постыдный поступок оятлы кыланыш; постыдная ложь хурлыклы ялган

похабство (сущ.)(с) мн. нет, простореч. вульг. әшәке сүзләр, оятсыз тиргәшүләр, оятсыз кыланышлар, кабахәт кыланышлар

пошиб (сущ.)(м) разг. (манера) кыланыш; калып; люди одного пошиба бер калыпка сугылган кешеләр

пристать (гл.) 1. к кому-чему ябышу, сылану; грязь пристала к одежде киемгә пычрак ябышкан 2. к кому, разг. (о болезни) йогу 3. к кому-чему, разг. (начать надоедать) бәйләнү, каныгу; йөдәтү; что ты ко мне пристал? нәрсә син миңа бәйләндең әле? 4. к кому-чему, разг. (присоединиться) иярү; к нам пристала чужая собака кеше эте иярде безгә 5. к чему (причалить) туктау, килеп туктау 6. безл. (обычно с отриц. ) разг. килешү; вам это не пристало бу килешми сезгә (кыланыш, сүз турында); вам не пристало так говорить болай сөйләү сезгә килешми

притворство (сущ.)(с)ялган (ясалма) кыланыш, хәйлә; икейөзләнеп кылану, рыялану

притворщик (сущ.)(м)ялган (ясалма) кыланышлы [кеше], хәйләкәр, алдакчы

притворщица (сущ.)(ж)юри кыланучы, ясалма кыланышлы, ялган кыланышлы; хәйләкәр

приторность (сущ.)(ж) 1. күңел болгаткыч булу, артык төчелек; артык татлылык 2. перен. артык төче кыланыш (сүз һ. б. ш.)

приторный (прил.) 1. күңел болгаткыч; (очень сладкий) артык төче (татлы); приторный запах күңел болгаткыч ис 2. перен. артык төче (төчеләнеп); (о человеке) артык кыланучан, артык төче кыланышлы (телле); приторные слова артык төче сүзләр; приторная улыбка артык төчеләнеп елмаю

причуда (сущ.)(ж)сәер кыланыш, холыксызлык, көйсезлек

причудливый (прил.) 1. (замысловатый) бормалы-сырмалы, хикмәтле, әкәмәт, әфәләм төрле; причудливый наряд әфәләм төрле кием 2. разг. (капризный) холыксыз, көйсез, сәер кыланышлы

проделка (сущ.)(ж) 1. см. проделать1; 2. (шутливая выходка) шаяру, шаярту, шаярып эшләнгән эш (кыланыш)

пунктик (сущ.)(м) 1. уменьш.- ласк. от пункт 1; 2. перен. шутл. (причуда) сәер кыланыш; человек с пунктиком сәер кыланышлы кеше, [бик] сәер кеше

развязность (сущ.)(ж)тәкәллефсезлек, йөгәнсезлек, тотнаксызлык; развязность манер кыланышларның тәкәллефсезлеге

развязный (прил.)тәкәллефсез, тотнаксыз, йөгәнсез, артык иркен; развязный человек тәкәллефсез кеше; развязные манеры артык иркен кыланышлар

разухабистый (прил.) разг. 1. (задорный) бик дәртле, бик ялкынлы, гайрәтле, бик җилле; разухабистая пляска бик җилле бию 2. (развязный) тупас; дорфа, әдәпсез, тыйнаксыз; разухабистые манеры тупас кыланышлар

рационалистичный (прил.) см. рационалистичный2; рационалистический поступок рациональ кыланыш

ребяческий (прил.) 1. сабый …ы; бала …ы; ребяческий крик бала тавышы 2. балаларча…, балаларга хас; ребяческий поступок балаларча кыланыш

ребячливость (сущ.)(ж) мн. нет, разг. баласымаклык, балаларча кыланыш

рекордистка (сущ.)(ж) см. рекордист рекордистский (прил.) спорт. рекордчылык...-ы; рекордист...-ы; рекордистские замашки рекордист кыланышлары

садистка (сущ.)(ж) книж. мед. см. садист садистский (прил.) 1. садист[лар] …ы, садистларча… 2. перен. залим[нәр] …ы; ерткычларча…, залимнәрчә…; садистский поступок ерткычларча кыланыш

сентиментальщина (сущ.)(ж) мн. нет, разг. пренебр. сентименталь кыланышлар (сүзләр), төче сүзләр (кыланышлар)

симулянтский (прил.)симулянт …ы; симулянтское поведение симулянт кыланышы

слащавость (сущ.)(ж)(льстивость) үтә юмакайлык, төчелек (кыланышта, сүздә)

странноприимец (сущ.)(м) церк. - книж. устар. см. страннолюбец странноприимный (прил.) церк. - книж. устар. см. страннолюбивый. Странноприимный дом офиц. устар. см. богадельня странность (сущ.)(ж) 1. сәерлек, гаҗәплек, гаҗәп нәрсә, сәер нәрсә; странность взглядов карашларның 2. обычно мн. странности сәер кыланышлар (гадәтләр) әкәмәт кыланышлар (гадәтләр); за ним водятся странности сәер гадәтләр бар

тонировать (гл.) разг. устар. тон бирү (кешеләрне үзеңнең тәртибеңә, кыланышларыңа ияртү)

торгашеский (прил.) разг. торгашлар …ы, сәүдәчеләр …ы, торгашларча…, торгашларга хас; торгашеские замашки торгашларча кыланышлар

трюк (сущ.)(м)трюк ( 1. оста кыланыш 2. перен. оста эшләнгән хәйләле эш)

ухватка (сущ.)(ж) разг. 1. (манера поведения) кыланыш; молодецкая ухватка егетләрчә кыланыш 2. (ловкость) елгырлык, булдыклылык, җитезлек, осталык; он берет не силой, а ухваткой ул көч белән түгел, осталык белән алдыра

фармация (сущ.)(ж) мн. (нет) см. фармацевтика фарс (сущ.)(м) 1. театр. фарс (сай эчтәлекле көлкеле пьеса, тамаша) 2. перен. икейөзле эш (кыланыш), фарс

II(сущ.)(м) 1. фокус; показывать фокусы фокус күрсәтү 2. перен. (уловка, увертка) хәйләле эш 3. әкәмәт[лелек]; замок с фокусом әкәмәтле йозак 4. обычно мн. фокусы (капризы) кыланыш, әкәмәт, көйсезлек, холыксызлык, киреләнү; что это за фокусы! бу нинди әкәмәт!; брось свои фокусы! ташла әле шул кыланышларыңны!

фортель (сущ.)(м) разг. фам. хәйләле эш, көтелмәгән кыланыш

художество (сущ.)(с) 1. уст. (искусство) сынлы сәнгать, художество, Академия художеств Художество академиясе 2. перен. разг. (проделки) начар кыланыш, начар эш, әшәкелек; брось свои художества ташла үзеңнең начар кыланышларыңны

Татарско-русский словарь:

әдәпсез (прил.) 1. невежливый, неучтивый, нелюбезный, бестактный, дерзкий, грубый; ~ сорау бестактный вопрос 2. неприличный, непристойный, безнравственный, распущенный (о поведении, поступках и т. п.); ~ уеннар неприличные игры; ~ кыланыш безнравственный поступок 3. неприличный, непечатный, нецензурный, площадный (о словах, выражениях, брани и т. п.); ~ сүзләр сөйләү говорить непристойности ||(нареч.) 1. невежливо, невоспитанно, дерзко (обращаться к кому-л.) 2. непристойно, неприлично, бесстыже; грубо, нахально; үзеңне ~ тоту вести себя неприлично; ~ итеп сүгенү непристойно ругаться

бәйсез (прил.) 1. независимый от кого, чего, самостоятельный, свободный от кого, чего; ~ политика независимая политика; шагыйрьнең таланты аның шәхесеннән ~ түгел талант поэта не может быть независимым от его личности 2. автономный, суверенный; независимый, самоуправляющийся; ~ республикалар суверенные республики; ~ дәүләт независимое государство; самоуправляющееся государство 3. перен. необузданный, безудержный, неистовый; ~ хисләр безудержные чувства; ~ кыланыш необузданное поведение ||(нареч.) 1. независимо, самостоятельно, свободно; үзеңне ~ тоту держать (вести) себя независимо (свободно); ~ яшәү жить независимо (самостоятельно) 2. необузданно, безудержно, неистово

гадәттәге (прил.) 1. обычный, привычный; ~ тынычлык бозылды нарушилась привычная тишина; ~ тормыш обычная жизнь 2. постоянный, всегдашний, обыденный; ~ урынын эзләү искать своё постоянное место; ~ гаилә мәшәкатьләре обыденные семейные заботы; ~ шаяртулар всегдашние шутки 3. очередной; шаянның ~ кыланышы очередная выходка шалуна; ~ ызгыш-талаш очередной скандал 4. в сравнительных оборотах гадәттәгедән ... обычного; ~дән иртәрәк раньше обычного, пораньше; ~дән ешрак чаще обычного

ерткычларча (нареч.) 1. зверски, хищнически; жестоко; ~ эксплуатацияләү жестоко эксплуатировать; ~ бомбага тоту зверски бомбить; подвергнуть жестокой (хищнической) бомбардировке; ~ җәзалау зверски истязать 2. перен. хищнически; ~ талау хищнически грабить; табигать байлыгын ~ юк итү хищнически уничтожать (истреблять) богатство природы 3. перен. по-зверски; ~ эш итү поступать/поступить по-зверски ||(прил.) 1. зверский, хищнический, жестокий; вероломный; ~ үтерү зверское убийство; ~ хыянәт жестокая измена; ~ һөҗүм ясау совершить вероломное нападение 2. перен. звериный, хищнический, волчий; кыланыш звериный поступок; ~ мөнәсәбәт хищническое отношение; ~ нәфрәт белән волчьей ненавистью 3. перен. хищнический; ~ хуҗалык методы хищнический метод хозяйствования

иләмсезлек (сущ.) диал. 1. безобразие, неряшливость; киемнең ~ге неряшливость одежды; кыланышының ~ге безобразие поступков 2. отсутствие уюта, убранство (комнаты, места и т. д.)

инсафсыз (прил.) 1. невоспитанный, нескромный, непристойный; ~ бала невоспитанный ребёнок; ~ сүзләр непристойные слова 2. безнравственный, бессовестный; ~ кыланыш безнравственная выходка ||(нареч.) нескромно, непристойно, неприлично; үзен ~ тоту вести себя неприлично

ирләрчә (нареч.) 1. по-мужски, на мужской лад, как мужчина; ~ киенү одеваться как мужчина 2. перен. мужественно, смело; үлемне ~ каршылау мужественно встретить смерть ||(прил.) мужской, как у мужчины (походка); ~ кыланыш мужская манера; поступки мужчины

йогышсыз (прил.) 1. несимпатичный, уродливый, неприглядный, противный (обычно о внешнем виде, внешней форме кого, чего-л.); ~ кыяфәт противный вид; ~ кием уродливая одежда 2. неприличный, нескромный; ~ сүзләр сөйләү говорить неприличные слова; ~ кыланыш нескромное поведение ||(нареч.) 1. несимпатично, уродливо, противно; ~ күренү выглядеть уродливо 2. неприлично, нескромно; үзен ~ тоту вести себя неприлично

йогышсызлык (сущ.) 1. уродливость, уродство, неприглядность; хәрәкәтләренең ~гы неприглядность движений 2. неприличность, нескромность, непристойность; кыланышларының ~гы нескромность поступков

йөгәнсез (прил.) 1. без узды, без уздечки, не обузданный (о лошади) 2. перен. необузданный, неукротимый, безудержный, неистовый; ~ характер необузданный характер; ~ ярсу белән с неистовым гневом; ~ хисләр неукротимые чувства 3. перен. разнузданный, распоясавшийся; ~ идарәчеләр распоясавшиеся правители; ~ кыланыш разнузданное поведение 4. редко. своевольный, неукротимый; ~ яшьлек неукротимая молодость 5. перен. бранный, нецензурный; ~ сүзләр сөйләү говорить бранные слова; выражаться нецензурными словами ||(нареч.) в разн. знач. необузданно, разнузданно; үзен ~ тоту вести себя разнузданно

кабахәт (прил.) 1. скверный, мерзкий, низменный, гнусный, гадкий, отвратительный, омерзительный, противный, грязный; отвратный; тормыштагы кайбер ~ күренешләр некоторые скверные явления жизни; ~ кыланыш омерзительный поступок; ~ эш скверное дело; ~ гайбәт тарату распространять гадкую клевету; ~ тәкъдим гнусное предложение 2. мерзкий, гадкий, гнусный, скверный, подлый, низкий; негодяй (о человеке, характере и т. п.) || бран. подлец, мерзавец, поганец; гад, гадина; тварь, мразь; ул-~нең ~е он-негодяй из негодяев; ялганлыйсың, ~! врёшь, мерзавец! 3. скверный, непристойный, неприличный, нецензурный (о словах, выражениях и т. п.); ~ сүзләр белән сүгенү ругаться непристойными словами, сквернословить

кабахәтлек (сущ.) 1. отвратительность, омерзительность 2. мерзость, гнусность, гадость; гадкий (скверный) поступок; скверна книжн; кыланышларның ~ге омерзительность поведения (поступка): ~к эшләү сделать какую-л. мерзость

килешле (прил.) 1. 1) подходящий, складный; приятный, красивый, аккуратный, ладный; соответствующий кому, чему-л.; гармонирующий (об одежде, обуви, головных уборах и т. п.); кызның киемнәре гади генә, әмма ~ на девушке простенькая одежда, но ладная; ~ гәүдә складная (аккуратная), красивая фигура; ~ генә причёска аккуратная причёска; ~ кыланышлар соответствующие (приятные) манеры (действия) 2. приличный, пристойный, подходящий, уместный, приятный; ~ сүз таба алмау не находить подходящих слов || в знач.(нареч.) 1. 1) прилично, красиво, складно, уместно, приятно, интересно (рассказывать, говорить); ~ сөйләү говорить складно 2) гармонично, ладно, складно, красиво; чәчәк бәйләме ~ төзелгән букет красиво составлен; күлмәк ~ тегелгән платье ладно сшито 2. воспитанно, вежливо, пристойно, учтиво; почтительно; тактично; үзен ~ тота держится достойно (почтительно, тактично)

килешсез (прил.) 1. неказистый, некрасивый, несуразный, неуклюжий, нескладный; ~ биналар неказистые здания; ~ кием нескладная одежда 2. неприличный, непристойный, неподходящий, неуместный; неподобающий; ~ кыланыш неприличное поведение; ~ сүзләр непристойные слова ||(нареч.) 1. неприлично, непристойно, неподходяще, неуместно; неподобающе; ~ көлеп җибәрү неприлично засмеяться; үзеңне ~ тоту вести себя непристойно 2. некрасиво, неуклюже; куллар белән ~ селтәнү некрасиво размахивать руками

комикларча (нареч.) комически ||(прил.) комический; ~ кыланышлар комические гримасы

кыйкылдашу (совм.) от кыйкылдау; см. кыйгылдашу кыйланмыш (сущ.) 1. разг. см. кыланыш; ~ы кызык поведение его интересно 2. см. кылмыш кыйлану (гл.)(неперех.) разг. 1. нарочно вести себя разнузданно; хулиганить, безобразничать || (мелкое) хулиганство; ~уыңны туктат прекрати хулиганить 2. 1) представляться, чудить, паясничать, кривляться || кривляние; 2) манерничать, жеманиться, жеманничать || жеманство 3. см. кылану кыйланчык (сущ.) см. кыланчык кыйланыш (сущ.) разг. 1. манерничание, кривляние; ~ы кырга сыймый ( погов. ) так манерничает, что дальше некуда (букв. его манерничанье не вмещается в рамки) 2. см. кыланыш кыйлау (гл.)(перех.) диал. унавоживать/унавозить || унавоживание сухим помётом

кыланыш (сущ.) 1. поведение; ухватки, повадки; манеры; ~ы әйбәт у него поведение и манеры хорошие 2. поступок, выходка; бу ни ~ что это за выходка? 3. ужимки; рисовка

кыланыш-торыш (сущ.) собир. образ действий; вид и действия; вид и поведение

мещанлашу (гл.)(неперех.) см. мещанлану мещанлык (сущ.) мещанство, обывательство || мещанский, обывательский; ~ кыланышлары обывательские замашки

ордым-бәрдем (нареч.) разг. 1. суетливо, торопливо, суматошно; кое-как, как попало; ордым-бәрдем эшләү делать суетливо 2. грубо; неучтиво, развязно; ордым-бәрдем сөйләшү разговаривать грубо ||(прил.) 1. суетливый, торопливый, суматошный 2. сумасбродный, безрассудный, бесшабашный; грубый, развязный; ордым-бәрдем кыланыш безрассудный поступок

претензияле (прил.) 1. имеющий претензию (к кому, на что-л.) 2. претендующий (на место, на должность и т. п.) 3. претенциозный; ~ кыланыш претенциозное пове-дение

рәвеш-кыланыш (сущ.) собир. разг. поведение, повадки

сабыйларча (нареч.) по-детски, по-младенчески; ~ фикер йөртү мыслить по-детски ||(прил.) ребяческий, детский; ~ кыланыш ребяческая выходка

сәерсенү (неперех.) ,(гл.)(перех.) 1. (неперех.) (слегка) удивляться/удивиться || удивление; ~еп карадылар (карап тордылар) смотрели с некоторым удивлением 2. (гл.)(перех.) считать/счесть за странность; бу кыланышны ~деләр эту выходку сочли за странность

сонгыйлык (сущ.) книжн. 1. искусственность, неестественность; фальшивость, фальшь; кыланышындагы ~ неестественность манер, фальшь в манерах 2. подделка 3. искусность, мастерство; ~ күрсәтү проявить искусность (мастерство)

суллык (сущ.) 1. левизна; ~ авыруы болезнь левизны 2. левачество || левацкий; сәяси ~ политическое левачество; ~ кыланышлары левацкие выходки

суфиларча (нареч.) по-суфистски; благочестиво; башын ~ иеп благочестиво опустив голову ||(прил.) суфистский; ~ кыланыш суфистские повадки

табигый (прил.) 1. натуральный, естественный (в противоположность искусственному); ~ бакча естественный сад (парк); ~ көтүлек естественное пастбище; ~ матурлык естественная красота; ~ яктылык естественный свет 2. природный, естественный; ~ байлыклар природные богатства 3. природный, истинный; ~ талант (сәләт һ. б.) природный талант (способности и т. п.) 4. свободный, не деланный, ненатянутый; чистосердечный; простой; ~ җавап простой ответ; ~ башланыш свободное начало; ~ кыланыш ненатянутое поведение 5. (вводн. сл.) естественно; (само собой) разумеется; кеше, ~, көчләүгә каршы человек, разумеется, против насилия

тыйнаксыз (прил.) 1. нескромный; несдержанный; ~ кеше нескромный человек 2. невоспитанный, недисциплинированный; ~ балалар невоспитанные дети 3. непристойный; ~ кыланыш непристойное поведение 4. неуёмный; ~ нәфес неуёмная жадность; неуёмное желание ||(нареч.) 1. нескромно, несдержанно; ~ йөренү нескромно бродить, разгуливать 2. непристойно; распущенно; ~ киенү непристойно одеваться; үз-үзен ~ тоту вести себя развязно

шамакай (сущ.) прям., перен. 1. клоун, паяц; скоморох, шут, балагур || шутовской, скоморошеский, скомороший, клоунский; ~лар, аю биетүчеләр уены представление скоморохов и медвежатников; маскасы ~ шут в маске, арлекин; ~ кыланышы шутовская выходка; клоунская выходка; ~ маскасы клоунская (шутовская) маска; маска арлекина; ~ калфагы (костюмы) скомороший колпак (костюм) 2. этногр. ведущая (ведьма) в игре шамакай ; ~ булып киенү наряжаться ведьмой (для игры шамакай )





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте