Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

багроветь (гл.)кызару, кызыллану, кызыл төскә керү; (о человеке) кызарыну; небо багровеет күк йөзе кызара; багроветь от гнева ачудан кызарыну

багрянеть (гл.) 1. (виднеться-о багряном) кызарып тору, кызарып күренү, кызыл булып күренү; лес багрянеет на заре таң атканда урман кызарып күренә 2. (становиться багряным) кызару, кызыллану

вспыхивать (гл.) см. вспыхнуть вспыхнуть (гл.) 1. (загореться) кабынып китү, кабыну, янып китү, дөрләп китү, яна башлау 2. кызарып китү, кызару; лицо его вспыхнуло аның бите кызарып китте 3. кабыну, башланып китү; вспыхнула ссора ызгыш башланып китте 4. кабынып китү; ярсып (кызып, чәпчеп) китү; вспыхнуть от гнева ачудан кызып китү

запечься (гл.) 1. кызуда пешеп кызару; картошка запеклась бәрәңге кызуда пешеп кызарган 2. оешу, укмашу, куеру; кровь запеклась кан оешкан 3. (пересохнуть-о губах) ярылып бетү, яргаланып бетү

запылать (гл.) 1. дөрләп яна башлау, ялкынланып яна башлау; дөрләп янып китү; запылал костер учак дөрләп янып китте 2. кызару, уттай яну; щеки запылали битләре уттай яна башлады

зардеться (гл.)кызару, кызарып китү; девушка зарделась оялудан кызый кызарып китте

зарумяниться (гл.) 1. кызару, алсулану, алсу төскә керү; зарумяниться от мороза суыктан кызару 2. кызару; булки зарумянились булкалар кызарган

краснеть (гл.) 1. кызару; вишня уже краснеет чия кызара инде; руки краснеют от мороза салкыннан куллар кызара 2. перен. оялу, кызару, кызарыну 3. (виднеться о чем-л. красном) кызарып тору, кызарып күренү

обагриться (гл.) высок. 1. кызару, кара кызыл төскә керү 2. канга буялу, канлану

побагроветь (гл.)кызару; кызарып (кызылланып, кызарынып) китү; күгәренеп китү; небо побагровело от пожара янгыннан күк йөзе кызылланып киткән; побагроветь от гнева ачудан кызарынып китү

подрумяниться (гл.) 1. кызару, алсулану; щеки подрумянились на морозе салкында яңаклар кызарган 2. (подкраситься) бераз иннек ягыну, бераз иннек сөртенү 3. (поджариться) йөзе килү, кызарып пешү

покраснеть (гл.)кызару, кызарып китү, кызара төшү, кызылсу төс керү; густо покраснеть кып-кызыл булып кызару

постыдиться (гл.)кого чего и с неопр. , разг. оялу, гарьләнү, йөз кызару

разгораться (гл.) см. разгореться разгореться (гл.) 1. кызу яна башлау, яхшы яна башлау, янып китү; костер разгорелся учак кызу яна башлады 2. перен. кызару, кызарып китү; уттай яну; щеки разгорелись яңаклар яна башлады 3. перен. кызу, кызып китү; бой разгорелся сугыш кызып китте

раздражение (сущ.)(с) книж. 1. см. раздражить; 2. ялкынсыну, кызару, пешегү; раздражение кожи тиренең кызаруы; 3. только ед. ачу, ярсу, кызу, ризасызлык

разрумяниться (гл.)алсулану, алсуланып китү, кызыллык йөгерү, кызару; лицо разрумянилось битенә кызыллык йөгерде

раскраснеться (гл.)кызару, кызарып китү, кызыллык йөгерү (биткә)

распылаться (гл.) 1. см. разгореться2; 2. кызару, кызарып китү, алсулану, алсуланып китү, кып-кызыл булу; щеки распылались яңаклары алсуланып китте; 3. перен. ярсып (кызып) китү; распылаться гневом ачудан ярсып китү

рдение (сущ.)(с) мн. нет, книж. см. рдеть рдеть (гл.)кызару, кызарып тору, алсулану, алсуланып тору; рдеет рябина миләш кызарып тора

II(сущ.)(ж) мед. тире кызару авыруы, рожа (йогышлы чир)

румяниться (гл.) 1. (становиться румяным) алсулану, кызару; лицо румянилось от мороза бите суыктан кызарган 2. (покрывать лицо румянами) иннек ягыну, биткә кызыл сөртү 3. кызару; пирог начал румяниться бөккән кызара башлаган

стыд (сущ.)(м) 1. оят, оялу, гарьлек; покраснеть от стыда оятыннан кызару; у тебя нет стыда синең оятың юк; испытывать стыд или чувство стыда оялу; потерять (всякий) стыд оятсызланып китү; тыш әрсезләнеп китү (әрсез, оятсыз булу); сгореть со стыда оятыннан җир тишегенә керердәй (керерлек) булу 2. разг. (позор) хурлык; натерпеться стыда бик зур хурлыклар күрү к стыду своему оятына каршы

устыдиться (гл.)чего оялу, кызару, хурлану

Татарско-русский словарь:

гарьлек (сущ.) 1. обида, оскорблённость, чувство досады; ~ктән күземә яшьләр килде от обиды навернулись на глаза слёзы; ~ктән нишләргә белмәү сгореть от стыда; ачудан һәм ~ктән бер кызару, бер агару от гнева и обиды то краснеть, то бледнеть 2. стыд, позор, срам; постыдное дело

көчәнү (гл.)(неперех.) разг. 1. прям., перен. тужиться, поднатужиться, силиться; напрягаться/напрячься || потуги, натуга, напряжение; күтәрәм дип ~ү тужиться (напрягаться) поднять; берьюлы ~еп, йөкне читкә этәрделәр разом поднатужившись, оттолкнули груз в сторону; аңларга ~ү силиться понять; ~ә торгач, машина сатып алу поднатужившись, купить машину; ~мичә эшләү работать без натуги; ~ үдән кызару покраснеть от напряжения; рухи ~ү духовное напряжение; урынсызга ~ү напрасные потуги 2. в знач.(нареч.) көчәнеп 1. натужно; ~еп йөткерү закашлять натужно; ~еп елмаю натужно улыбаться 2. с натугой, напряжённо, с напряжением; ~еп эшләү работать с натугой (напряжённо)

кызару (гл.)(неперех.) 1. в разн. знач. краснеть, покраснеть || покраснение; багроветь, побагроветь 2. созревать/созреть (о плодах)

кызару-бүртү (гл.)(неперех.) см. кызарыну-бүртенү кызарыну (гл.)(неперех.) 1. краснеть, покраснеть || покраснение (от солнца, от жары, от стыда) 2. см. кызарыну-бүртенү кызарыну-бүртенү (гл.)(неперех.) 1. багроветь, побагроветь; возбуждаться/возбудиться || возбуждение кого до красноты 2. в знач.(нареч.) кызарынып-бүртенеп возбуждённо; кызарынып-бүртенеп аклана оправдывается, весь красный от возбуждения (злобы); кызарынып-бүртенеп сөйләргә тотынды начал крайне возбуждённо говорить

кызарышу (совм.) от кызару краснеть, покраснеть (о многих)

кызыллану (гл.)(неперех.) 1. см. кызару 2. полит. разг. 1) леветь, полеветь; яшьләр ~а молодёжь левеет 2) представляться/представиться левым; прикидываться/прикинуться левым (революционером)





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте