Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

выслужиться (гл.) 1. ялагайлану, куштанлану 2. перед кем ялагайланып яраттыру, куштанланып үзенә карату; выслужиться перед начальством куштанланып башлыкларны үзеңә карату

глаз (сущ.)(м) 1. күз; голубые глаза зәңгәр күзләр; зажмурить глаза күзләрне кысу; вытаращить глаза күзләрне акайту; сомкнуть глаза күзләрне йому; в глазах двоится күзгә икәү булып күренү; в глазах рябит күзләр әлҗе-мөлҗе килә; играть глазами күзләрне уйнату; определить расстояние невооруженным глазом ераклыкны гади күз белән билгеләү 2. караш, карау; окинуть глазами караш ташлау 3. перен. күзәтү, карау, багу; хозяйский глаз хуҗаларча карау; за ними нужен глаз да глаз аларны гел күзәтеп торырга кирәк; у семи нянек дитя без глазу посл. син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала? иметь перед глазами что күз алдында тоту; не попадайся на глаза күземә күренмә, күземә күренәсе булма; бросаться (кидаться) в глаза күзгә бәрелеп тору, күзгә ташлану; во все глаза глядеть дүрт күзләп карау, зарыгып көтү; в глаза говорить күзенә карап әйтү, күзенә бәреп әйтү; в глаза не видел кого, прост. күргәнем дә юк; в глазах кого, чьих каршында, күз алдында; в глазах темнеет күз аллары караңгылана; глаза бы не глядели күрәсе дә килми, каберең якын булмасын; глаза горят на что күзләре кыза; глаза на лоб лезут исең-акылың китәрлек, күзләрең шар булырлык; глаза на мокром месте күзеннән агыза да тора; глаз не казать (не показывать) күзгә-башка күренмәү; глаза разбегаются кайсына карарга да белмәү; глаза разгорелись күзе кызды, күзе янды; глаза смыкаются (слипаются) күз йомыла, йокы килә; глазом не моргнуть күзен дә йоммау, уйлап та тормау; делать большие глаза шаккатып карап тору; для отвода глаз күз буяу өчен; есть (пожирать) глазами йотардай (ашардай) булып карау; за глаза (говорить) үзе юкта; күз артында; куда глаза глядят (идти) теләсә кай якка, дүрт ягы кыйбла; на глаз якынча, чама белән; на глазах күз алдында, күз каршында; наметанный глаз очлы күз, тәҗрибәле кеше; насколько хватает глаз күз күрә алган кадәр; не знать, куда глаза деть күзне кая яшерергә белмәү, кая керергә тишек тапмау; ни в одном глазу аек, күзенә дә чыкмаган; простым (невооруженным) глазом гади күз белән; ради чьих прекрасных глаз кемнеңдер матур күзләре өчен, һич кирәкмәгәнгә; с глаз долой күз алдыннан кит; күземнән югал, күземә күренмә; с глаз долой, из сердца вон погов. хәзер ике ятып бер төшемә керми; с глазу на глаз кара-каршы, күзгә-күз, икәүдән-икәү генә; с какими глазами появиться (показаться) куда ни күз белән күренмәк кирәк, кеше күзенә күренергә оят; смотреть (глядеть) в глаза кому күзенә генә карап тору, ялагайлану, куштанлану; смотреть (глядеть) прямо (смело) в глаза чему [курыкмыйча] күзенә туп-туры карау; смотреть (глядеть) в оба глаза уяу булу, аң булып тору; упасть в глазах кого күздән төшү, абруй югалу; хоть глаз выколи дөм-караңгы, күзгә төртсәң дә күренми; читать по глазам күзенә карап белү, күзенә карап чамалау

заискивать (гл.)перед кем-чем ялагайланып ярарга тырышу, ялагайлану, куштанланып ярарга тырышу

заискивающий (прил.) 1. (прич.)от заискивать; 2. (подобострастный) ялагай, куштан

подголосок (сущ.)(м) 1. муз. өстәмә (иярчен ярдәмче) тавыш (ауырда төп тавышка ияреп яңырлаучы тавыш) 2. перен. җырың җырлаучы, көен көйләүче, куштан, ялагай (берәүгә ялагайланып аның фикерләрен кабатлаучы)

подкадить (гл.) разг. фам. презрит. ялагайлану, куштанлану, тәлинкә тоту

подкулачник (сущ.)(м) ист. кулак иярчене, кулак җырын җырлаучы, кулак куштаны

подладиться (гл.)к кому-чему, разг. 1. җайлашу, яраклашу, ияләшү, күнегү, ипләшү, көйләнү; подладиться к работе напарника кулдашыңның эшенә җайлашу 2. перен. [берәр кешегә] ялагайланып ярау, куштанланып үз ягына аудару

подлиза м,(сущ.)(ж) разг. ялагай, тәлинкә тотучы, куштан, юха

подлизаться (гл.)к кому, разг. ялагайлану, тәлинкә тоту, куштанлану, юхалану

подмазаться (гл.) 1. разг. (подкрасить губы, лицо) буяну, бизәнү, ясану, ягыну 2. к кому, прост. ялагайлану, куштанлану

подобострастие с, подобострастность(сущ.)(ж)ялагайлык, куштанлык, колларча баш ию

подхалим (сущ.)(м)ялагай, куштан, тәлинкә тотучы

подхалимка (сущ.)(ж)ялагай (куштан) хатын (кыз)

подхалимничать (гл.) разг. ялагайлану, куштанлану, тәлинкә тоту

подхалимство (сущ.)(с)ялагайлык, куштанлык, тәлинкә тоту

подъять (гл.) книж. ритор. устар. см. поднять подъяться (гл.) книж. ритор. устар. см. подняться подыграть (гл.)кому 1. кушылып уйнау, җырлаучыга кушылып уйнау; подыграть певцу на гитаре җырлаучыга кушылып гитарада уйнау 1. перен. ярарга тырышу, куштанлану 3. (помочь партнеру) уенда иптәшеңә булышу, уеның белән партнерыңа ярдәм итү

прихвостень (сущ.)(м) разг. ялагай, иярчен, койрык, куштан

увивать (гл.) см. увить увиваться (гл.) 1. см. увиться; 2. за кем и без доп. разг. (вертеться возле кого-чего-л.) чуалу, сырышу, куштанланып йөрү. бөтерелеп йөрү 3. страд. от увивать

холоп (сущ.)(м) 1. ист. холоп (борынгы Русьта: кол) 2. уст. холоп (крепостной крестьян, крепостной хезмәтче) 3. перен. (прислужник) кол, тәлинкә тотучы, ялагай, куштан кеше

юлить (гл.) разг. 1. (вертеться, суетиться) әйләнү, бөтерелү, тулгану 2. перен. перед кем и без доп. (лебезить) ялагайлану, тәлинкә тоту, куштанлану 3. перен. (хитрить) койрык болгау; не юли, говори правду койрык болгама, дөресен әйт

Татарско-русский словарь:

астырту (понуд.) см. астыру астыртын (нареч.) 1. скрытно, скрыто, тайно, тайком (делать что); тихомолком, втихомолку, украдкой; тишком прост. ; втайне (готовиться к чему, собирать что); исподтишка (наблюдать, следить); келейно; тихой сапой; ~ эш йөртүче куштан льстец, действующий тайком; ~ эзәрлекләү преследовать скрыто; ~ көнләшү ревность втайне 2. с частицей гына имеет индив. переводы с приставками 1) под-; ~ гына карау подсматривать (подглядывать); ~ гына тыңлау подслушивать/ подслушать 2) раз-; ~ гына белешү разузнавать/разузнать, разведывать/ разведать, разнюхивать/разнюхать ||(прил.) 1. скрытый, тихий || скрытник, скрытница, тихоня; ~ дус скрытный друг; ~ эт өрми, тешли (посл.) тихая собака исподтишка кусает 2. скрытый, тайный (враг, конкурент, завистник) 3. скрытый, тайный (маневр); ~ ният тайное наме-рение; ~ көнчелек скрытая зависть

куштан (сущ.) 1. ист. советник хана (чаще всего ворожея, предсказательница) 2. ист. приказный; кем боерса, шул солтан, кем йөгерсә, шул ~ (посл.) кто прикажет, тот султан, кто побежит (сообщать приказ), тот приказный; әгәр ~ булсаң, билеңне биш җирдән җөрмәп йөр (посл.) если ты приказный, дело своё знай (букв. затыкай подол за пояс в пяти местах); ~га ышанма, кушканга ышан не верь приказному, а верь приказу 3. мировой посредник, выборщик, выборный староста; начар ~ ил бозар (посл.) плохой староста испортит деревню 4. маклер, сдельщик (при торгах) 5. подхалим, подлиза (у начальства) 6. подкулачник 7. диал. сват, сваха; сводник ||(прил.) 1. 1) угодливый, льстивый 2) кокетливый 3) пронырливый, оборотистый, пробивной 2. щеголеватый, франтоватый

куштанлану (гл.)(неперех.) 1. подлизываться, лебезить перед кем-л. 2. любезничать с кем-л. 3. угодничать (перед начальством); стараться выдвинуться

куштанлау (гл.)(перех.) диал. вышивать подол; пришивать/пришить вышитый подол

куштанлык (сущ.) 1. угодничество; подхалимство (перед вышестоящими); бу нинди ~ ? что это за подхалимство? 2. любезность; разлюбезность (с кем-л.) 3. кокетство (женщины)

куштанчы (сущ.) 1. см. куштан7 2. плут, пройдоха, пролаза





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте