Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

амортизация (сущ.)(ж)амортизация ( 1. тузу сәбәпле биналарның, машиналарның һ.б.ш. бәясе кими бару 2. автомобильләрнең юлда барганда, самолетларның җиргә төшкәндә бәрелүләрен йомшарту)

буккер (сущ.)(м)с.-х. буккер (туфрак йомшарту коралы)

бучить (гл.)что тех. 1. (кипятить в щелочи) [селтегә салып] кайнату (чистарту өчен); бучить белье кер кайнату 2. (разрыхлять в растворе) (иләү алдыннан тирене эремәгә салып) йомшарту; бучить кожу тирене эремәдә йомшарту

взрыть (гл.)что казу, казып бетерү (чыгу), казып йомшарту; взрыть землю җирне казып йомшарту

взрыхлить (гл.)что казып бетерү, казып чыгу, казып йомшарту, көпшәкләндерү (казып); взрыхлить грядку түтәлне казып көпшәкләндерү

вспарить (гл.) 1. (размягчить посредством пара) парда йомшарту, пешекләү; 2. простореч. чабу; вспарить веником в бане мунчада себерке белән чабу; 3. простореч. (побить) пешерү, каты кыйнау, яру. Вспарить лошадь атны тиргә батыру

выбучить (гл.) 1. (белье) селтеләү, селтегә салып кайнату; 2. (кожу) йомшарту

выколотить (гл.)что 1. кагып (сугып, суккалап, бәреп) чыгару; выколотить клин чөйне кагып чыгару 2. кагу, кагып чистарту; выколотить ковер хәтфә келәмне кагу 3. спец. суккалап (кагып) йомшарту; выколотить кожу күнне кагып йомшарту

выминать (гл.) 1. разг. изү, изеп йомшарту; выминать глину балчык изү; 2. обл. таптап бетерү, изеп бетерү; лошади выминают траву во дворе атлар ишек алдындагы чирәмне таптап бетерәләр

вымочить (гл.) 1. кого-что чылатып бетерү, нык чылату, юешләтү 2. что җебетү, суда тотып тозын чыгару ( мәс. селедканы); җебетү, җебетеп йомшарту ( мәс. күнне)

выступать (гл.) 1. см. выступить; выступать за мир и разрядку международной напряженности халыкара киеренкелекне йомшарту һәм тынычлык өчен чыгыш ясау 2. чыгып тору, алга чыгу; бүлтәеп тору; здание выступает углом в переулок бинаның почмагы тыкрыкка чыгып тора 3. (ходить величавой поступью) мәһабәт атлап бару (йөрү)

загладить (гл.)что 1. тигезләү; үтүкләп тигезләү; загладить складку на брюках чалбардагы бөгәрләнгән урынны үтүкләп тигезләү 2. перен. йомшарту, төзәтү; загладить свою вину үзеңнең гаебеңне төзәтү

запаривать (гл.) см. запарить запариваться (гл.) разг. см. запариться запарить (гл.) 1. кого-что, прост. (в бане) мунчада чабындырып хәлдән тайдыру 2. что (обдать кипятком) пешекләү, пешекләп йомшарту; запарить ткань тукыманы пешекләп йомшарту 3. кого-что, прост. (загнать лошадь) (атны куып) күбеккә батыру

кало (сущ.)(с) мн. нет, устар. см. кал каломель (сущ.)(ж) мн. нет, мед. каломель (эчне йомшарту һәм дезинфекцияләү өчен кулланыла торган бик көчле дару)

кольдкрем (сущ.)(м)кольдкрем (тирене йомшарту өчен биткә, кулга сөртә торган май)

копать (гл.)что 1. казу; копать яму чокыр казу 2. казып йомшарту, казып күпертү; копать огород бакча казу 3. алу, казып алу; копать картофель бәрәңге алу

культиватор (сущ.)(м)культиватор (сөрелгән җирне йомшарту коралы)

лущить (гл.)что 1. [кабыгыннан] арчу; лущить горох борчакны кабыгыннан арчу 2. яру, ашау; лущить семечки көнбагыш яру 3. с.-х. туфракны йомшарту (уңышны җыеп алганнан соң)

мягкошерстый (прил.) см. мягкошерстный мягчительный (прил.)тирене йомшарта торган, йомшарткыч; мягчительные средства тирене йомшарту әйберләре ( мәс. крем)

мягчить (гл.)что йомшарту; крем мягчит кожу крем тирене йомшарта

обрыть (гл.) 1. (изрыть кругом) тирәли казып чыгу; 2. (окучить) төбен өю, күмү (туфрагын йомшарту); обрыть картофель бәрәңге төбен күмү

ослабить (гл.) 1. кого-что көчсезләндерү, хәлсезләндерү; зәгыйфьләндерү; какшату; болезнь ослабила его авыру аны хәлсезләндергән 2. что киметү, йомшарту; ослабить внимание игътибарны йомшарту; ослабить работу эшне йомшарту 3. что бушайту, бушайта төшү; ослабить ремень каешны бушайту

отмять (гл.) 1. йомшарту, изеп йомшарту, йомшарта төшү; отмять глину балчыкны изеп йомшарту; 2. разг. фам. кысрыклап чыгару; его отмяли к стене аны кысрыклап, стена янына чыгарганнар

перемять (гл.)что 1. (помять все, многое) таушалдырып (изеп, бөтәрләп) бетерү (барысын да яки күбесен) 2. (размять заново) яңадан изү (йомшарту)

перетомить (гл.) 1. разг. йөдәтеп бетерү, алҗытып бетерү, интектереп бетерү, талчыктырып бетерү, зарыктырып бетерү; 2. спец. обл. (парда яки берәр сыекчада тотып) йомшарту, җебетү; перетомить кожу күнне йомшарту; 3. артык йомшарту, артык җебетү

поразмять (гл.) разг. фам. язылдыру, йомшарту; поразмять ноги аякларны язылдыру

послаблять (гл.) 1. йомшаклык күрсәтү, ирек кую, узындыра башлау; 2. мед. эчне җибәрү, эчне йомшарту

пропашка (сущ.)(ж)с.-х. см. пропахать пропашник (сущ.)(м)с.-х. пропашник (рәт араларын йомшарту өчен кулланыла торган сабан)

разборонить (гл.)с.-х. обл. см. разбороновать разбороновать (гл.)с.-х. обл. тырмалау, тырмалап чыгу, тырмалап бетерү, тырмалап йомшарту

раздобрить (гл.) 1. разг. юмартландыру, шәфкатьле итү; күңелен йомшарту; 2. простореч. (берәр нәрсә кушып) сыйфатын яхшырту (мәсәлән, камыр ашларга сөг, май, йомырка кебек нәрсәләр кушып тәм кертү)

разжалобить (гл.)кого-что жәлләтү, жәлләү, кызгану хисе уяту, күңелен йомшарту

размотыживать (гл.) обл. см. размотыжить размотыжить (гл.) обл. китмәнләп чыгу, китмән белән йомшарту

размягчить (гл.) 1. что йомшату, йомшарту; размягчить кожу күнне йомшарту 2. перен. кого-что күңелен йомшарту, күңелне нечкәртү (эретү)

размять (гл.)что 1. (сделать мягким) уу, уып йомшарту; размять папиросу папиросны уу 2. (сделать однородным) изү, изеп кую; размять глину балчыкны изү 3. (части тела) язылдыру, канны тарату; размять ноги аякларны язылдыру

разрыхлительный (прил.) спец. йомшарту...-ы, йомшарта торган, йомшарткыч...; разрыхлительное приспособление йомшарткыч җайланма

разрыхлить (гл.)что көпшәкләндерү, йомшарту; разрыхлить землю җирне көпшәкләндерү

II(гл.)что 1. патронын (снарядын, зарядын) алу; разрядить мину минаның зарядын алу 2. (выстрелить) атып бушандыру(зарядтан); разрядить ружье мылтыкны атып бушандыру 3. физ. бушандыру; разрядить аккумулятор аккумуляторны бушандыру 4. перен. йомшарту, йомшартып җибәрү, (киеренкелекне) киметү, бетерү; җиңеләйтү, разрядить напряженность киеренкелекне йомшартып җибәрү 5. полигр. сирәкләп җыю

разрядка (сущ.)(ж) 1. см. разрядитьII 1-3; разрядка ружья мылтыкның патронын алу; разрядка аккумулятора аккумуляторный бушануы 2. перен. йомшару, йомшарту; разрядка международной напряженности халыкара киеренкелекнең йомшаруы 3. полигр. сирәкләү, сирәкләп җыю

распаривать (гл.) см. распарить ; распариваться(гл.) 1. см. распариться; 2. страд. от распаривать распарить(гл.)1. что пешекләү; распаривать веник миндекне пешекләү 2. что. разг. парда (буда) йомшарту; распаривать старые кости карт сөякләрне парда йомшарту 3. кого. разг. (разогреть до пота) тирләтү, тирләтеп җибәрү; эсселәндерү, эсселәтеп җибәрү

распарка (сущ.)(ж) мн. нет, спец. см. распарить 1; распарка кожи тирене парда йомшарту

расслабевать (гл.) см. расслабеть расслабеть (гл.) см. расслабнуть расслабить (гл.)кого-что хәлсезләндерү, хәлсезләндерел җибәрү, көчсезләндерү, йомшарту; расслабить чью-л. волю кемнең дә булса ихтыярын йомшарту; расслабить мышцы мускулларның киеренкелеген бетерү

растеплить (гл.) разг. күңелне йомшарту, күңелне эретеп җибәрү; искренность его меня растеплила аның эчкерсез теге минем күңелемне йомшартты

растрогать (гл.)кого-что күңелен йомшарту, дулкынландыру, тәэсирләндерү

рутер (сущ.)(м) спец. рутер, рутер машинасы (ташлы каты жирләрне йомшарту өчен кулланыла торган корыч тешле җирказыгыч машина)

рыхлить (гл.)что көпшәкләндерү, казып йомшарту; рыхлить землю җирне казып йомшарту

сгладить (гл.) см. что 1. тигезләү, шомарту, кытыршылыгын бетерү 2. перен. (смягчить) йомшарту, шомарту; сизелмәслек итү; сгинуть неприятное впечатление күңелсез тәэсирне йомшарту

слабить (гл.) 1. безл. кого эч китү, эч йомшару 2. эчне йомшарту; касторка хорошо слабит касторка эчне әйбәт йомшарта

сляпсить (гл.) простореч. вульг. см. слямзить смазать (гл.) 1. кого-что майлау, май сөртү, сөртү, сылау; смазать колеса тәгәрмәчләрне майлау; смазать царапину йодом тырналган урынга йод сөртү 2. что сөртү, сөртеп алу; смазать краску рукавом буяуны җиң белән сөртеп алу 3. перен. что, разг. йомшарту, кискенлеген бетерү, аныклыгын китәрү, [сылап-сыйпап] йомып калдыру; смазать вопрос мәсьәләне йомып калдыру

смягчить (гл.) 1. что йомшарту; смягчить кожу күнне йомшарту 2. перен. что җиңеләйтү, киметү, йомшарту; смягчить тон тонны йомшарту; смягчить отказ кире кагуны йомшарту; смягчить наказание җәзаны җиңеләйтү 3. перен. каго-что күңелен йомшарту; смягчить строгого отца кырыс атаның күңелен йомшарту 4. что, лингв. нечкәртү

сурдина (сущ.)(ж) муз. алаша (скрипка тавышын йомшарту өчен, аның кыллары астына кыстырып куела торган тараксыман җайланма). Под сурдинку (что-н. сделать, сказать) перен. разг. яшерен генә, әкрен генә (эшләү, әйтү), пышылдап кына (әйтү)

торможение (сущ.)(с) 1. см. тормозить; экстренное торможение ашыгыч тормозлау; торможение процесса разрядки киеренкелекне йомшарту процессын тоткарлау 2. физиол. туктау, тоткарлану, тоткарлау; торможение условных рефлексов шартлы рефлексның туктавы

трогать (гл.) 1. кого-что (прикасаться) тию, кул. тидерү, кагылу, орыну, тоту, тотыну; җиңелчә генә бәрелү; руками не трогать! кул белән тотмаска! 2. что, разг. (брать, пользоваться) кагылу, орыну, тию; рөхсәтсез тотыну; нельзя трогать чужие вещи кеше әйберенә кагылырга ярамый 3. кого-что (обижать, приставать) тию, кагылу, орыну; не трогай его, он расстроен тимә син аңа, аның кәефе юк; никто его не трогал аңа беркем дә тигәне юк 4. что (едва обнаруживаться) …п алу, …п кую; аз гына беленү, күренә башлау; слабая улыбка трогает ее губы аның иреннәре җиңелчә генә елмаеп куя; седина уже трогает виски аның чигәләрендә ак чәчләр күренә башлаган 5. перен. кого-что (вызывать сочувствие) күңел эретү (йомшарту), тәэсир итү, дулкынландыру, кызгандыру; трогать рассказом сөйләп дулкынландыру 6. (начинать движение) кузгалу, кузгалып китү; лошади трогают атлар кузгала; ну, трогай! кузгал!; әйдә киттек!

углубление (сущ.)(с) 1. см. углубить, углубиться; углубление процесса разрядки киеренкелекне йомшарту процессының тирәнәюе 2. (выемка, впадина) уем, иңкүлек, чокыр, батынкылык

умилить (гл.)кого-что күңелне йомшарту (нечкәртү, эретү), әсәрләндерү

упалзывать (гл.) см. уползать упаривать (гл.) см. упарить упарить (гл.) 1. что пешекләү, парлап йомшарту, буда тотып йомшарту; упарить кожу тирене парлап йомшарту 2. кого, прост. (измучить) кара тиргә төшерү, ак күбеккә батыру; упарить лошадь атны ак күбеккә батыру

усыпить (гл.) 1. кого-что (заставить уснуть) йоклату, йокыга талдыру 2. кого-что (умертвить) агулап үтерү; усыпить больную собаку авыру этне агулап үтерү 3. перен. кого-что йокы китерү, йокымсырату, оету; усыпить монотонным чтением бертөрле укып йокыны китерү 4. перен. что киметү, йомшарту, зәгыйфьләтү; усыпить бдительность уяулыкны киметү

цапковать (гл.) 1. с.-х. туфракны китмәнләү; китмәнләп йомшарту, тәпкеләү; 2. тех. спец. (формовать торф) торф кису, кирпеч-кирпеч итеп кискәләу

чизель (сущ.)(м)с.-х. чизель (туфрак эшкәртү, йомшарту коралы); рыхление чизелем (туфракны) чизель белән йомшарту

шаровать (гл.)с.-х. йомшарту, йомшартып чистарту; шаровать междурядья сахарной свеклы шикәр чөгендере түтәлләре арасындагы туфракны йомшарту

Татарско-русский словарь:

гаеп (сущ.) 1. вина, проступок, провинность; дустыңның вак ~пләрен дә күрү замечать и мелкие проступки друга; ~бенә күрә җәзасы по поступку и наказание; каков грех, такова и расплата; ~бе юк не виноват 2. вина; обвинение; ~бе ни? в чём (его) вина, в чём обвиняется? ~бен йомшарту загладить вину; ~бен йолу искупить вину; ~бен сизеп виновато, чувствуя за собой вину 3. грех, предосудительный поступок; ~пкә санау осудить, считать за грех; достойный осуждения, порицания 4. недостаток, порок, изъян; кеше эшеннән ~п эзләү придираться, выискивать недостатки у другого; ~псез дус эзләмә, ялгыз калырсың (посл.) не ищи друга без недостатков, останешься одиноким (в знач. идеальных людей не бывает); андый ~п мулла кызында да була ( погов. ) и на старуху бывает проруха; и на Машку бывает промашка (букв. и у дочери муллы бывает такое) 5. предлог, повод; тавыш чыгарырга ~п эзләү искать повод для ссоры

йомшакландыру (гл.)(перех.) см. йомшарту йомшаклану (гл.)(неперех.) разг. 1. в разн. знач. см. йомшару; күңел ~а душа (сердце) мякнет; бәрәңге ~ган картошка стала мягкой (вялой); тавыш ~ды голос смягчился; кремнан кул тиресе ~а от крема кожа рук смягчается 2. рыхлеть, разрыхляться/разрыхлиться; туфрак ~а почва рыхлеет 3. перен. разг. проявлять/проявить слабость

йомшарткалау (многокр.) от йомшарту

йомшарту (гл.)(перех.) 1. в разн. знач. делать/сделать мягким; размягчать/размягчить, мягчить, смягчить (пружину, холст; душу, голос, гнев и т. п.); загладить (вину) || размягчение, смягчение; тирене ~у смягчить кожу; металлны утта кыздырып ~у размягчать металл на огне 2. перен. в разн. знач. смягчать/смягчить (приговор, тон критики, климат, воду и т. п.) || смягчение; халыкара киеренкелекне ~у смягчить международную напряжённость 3. рыхлить, разрыхлять/разрыхлить, взрыхлять/взрыхлить || рыхление, разрыхление, взрыхление; түтәлләрне ~у разрыхлять грядки 4. в разн. знач. разминать/размять (бумагу, папиросы, творожную массу и т. п.); балчык ~у размять глину; каткан буыннарны ~у разминать затёкшие (застывшие) суставы 5. 1) в разн. знач. расслаблять/расслабить, ослаблять/ослабить (мышцы, дисциплину, бдительность); эш темпын ~магыз не ослабляйте темп работы; 2) отпускать/отпустить, расслаблять/расслабить, ослаблять/ослабить (пояс, канат; подпругу седла, струны скрипки и т. п.) 6. (гл.)(неперех.) смягчаться (о погоде); көндезен һава бераз ~ты днём погода несколько смягчилась

йомшартылу (гл.) страд. от йомшарту 1. размягчаться, мягчать 2. рыхлиться, разрыхляться, взрыхляться; түтәлләр ~а грядки взрыхляются 3. расслабляться, ослабляться

йомшартышу (гл.) взаимно-совм. от йомшарту

йомшаткыч ипомея (сущ.) бот. см. ялапа йомшату (гл.)(перех.) разг. в разн. знач. см. йомшарту йомшатылу (гл.) страд. от. йомшату





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте