Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

греметь (гл.) 1. күкрәү, күк күкрәү (күкрәү турында); яңгырау (музыка турында); гөрелдәү, гөрселдәү; шартлау (ату тавышы турында); шалтырату, чалтыр-чолтыр китерү (тимер-томыр әйберләр турында); дөбердәү, дыңгырдау ( мәс. арба турында); шаулау, ишетелеп тору (тавыш турында); шалтырау (кыңгырау турында); гром гремит күк күкри; греметь посудой савыт-саба шалтырату 2. перен. (славиться) таралу, шаулау

грохот I(сущ.)(м)гөрселдәү, гөрелдәү, дөбердәү; грохот пушек туплар гөрселдәве

гудение (сущ.)(с) см. гудеть гудеть (гл.) 1. гүләү, гөрелдәү, ыжгыру, гүелдәү (чебен, коңгыз һ.б.ш. турында); уылдау, улау, жуылдау, шаулау, шаулап тору; жу-у-у итеп тору; кычкыру, кычкырту (машиналар, гудоклар турында); ветер гудит в трубе трубада җил улый; в ушах гудит колак шаулый; гудок гудит гудок кычкырта 2. сызлау; ноги гудят аяклар сызлый

гул (сущ.)(м)шау, гөрелдәү (гүелдәү) тавышы, гөрелте; гул моря диңгез шавы

раскат (сущ.)(м) 1. (прерывистый гул) гөрелдәү, гөрселдәү, гөрелте; яңгырау тавышы; раскаты грома күк күкрәү гөрелтесе 2. (раскатанное место) кагылма, салу; раскаты на дороге юлдагы кагылмалар 3. (скорость) кызу бару. тиз бару; сани перевернулись на всем раскате чана бик кызу барганда әйләнеп китте

раскатистый (прил.) 1. гөрелдәүле, гөрелтеле, гөрселдәп китә торган; раскатистый гром гөрелтеле күк күкрәү 2. яңгыравыклы, яңгырап китә торган; раскатистый смех яңгыравыклы көлү тавышы

рокот (сущ.)(м)шау, шаулау, гөрелдәү, гөрелте; рокот моря диңгез шаулавы

рокотание (сущ.)(с) книж. поэт. см. рокотать рокотать (гл.)гөрелдәү, шаулау; море рокочет диңгез шаулый род.(сущ.)(м) спец. рол ( 1. әйләнә торган вал, цилиндр 2. цилиндр рәвешендә төрелгән калий яки башка материал 3. кәгазь ясаганда җепселле материалны тарту өчен машина)

ухнуть (гл.) однокр. 1. гөрселдәү, гөрелдәү, күкрәү, дөбердәп китү; ухнула бомба бомба гөрселдәде 2. ух дип кычкыру, ух дип кую, ухылдап кую; в роще ухнул филин куаклык эчендә мәче башлы ябалак ухылдап куйды 3. что, прост. томыру, тондыру, кинәт атып җибәрү, кинәт түгеп җибәрү, төшереп җибәрү; ухнуть камень в овраг ташны чокырга томыру 4. прост. (упасть) лач итеп барып төшү, лап итеп егылу; ухнул в лужу лач итеп күлдәвеккә барып төште 5. что, прост. (израсходовать) тотып бетерү, туздыру, исраф итү, очыру; ухнуть уйму денег бик күп акча туздыру 6. прост. (исчезнуть) бетү, юкка чыгу; ухнули денежки акча бетте 7. кого-что, по чему, прост. (ударить) шап итеп сугу, кундыру; ухнуть кулаком по столу йодрык белән шап итеп өстәлгә сугу

Татарско-русский словарь:

гөрелдәвекле (прил.) см. гөрелдек гөрелдәтү (понуд.) от гөрелдәү; заставлять/заставить грохотать

гөрелдәү (гл.)(неперех.) 1. рокотать, грохотать, громыхать || рокот, рокотание, грохот; трактор ~ве рокот трактора; диңгез ~вен тыңлау слушать рокот моря; кайдадыр күк ~де где-то громыхнул гром 2. шуметь, галдеть, гудеть || шум, гул, галдёж;(нареч.) гөрелдәп 1. потоком, сильно (потечь); ярадан ~п кан ага башлады из раны начала хлестать кровь 2. басом, басовитым голосом; ~п сөйләү говорить басом

гөрелдәүле (прил.) раскатистый (удар грома, шум)

гөрелдәштергәләү (многокр.) от гөрелдәү погромыхивать

гөрелдәштерү (многокр.) от гөрелдәү погромыхивать

гөрләү (гл.)(неперех.) 1. прям., перен. ворковать, гурковать обл. || воркование; күгәрченнәр ~и воркуют голуби; кыз ашыкмый гына ~и бирә девушка не спеша продолжает ворковать (мягко и нежно говорить) 2. шуметь, галдеть || шум, гам, галдёж, гомон; палата яңадан ~и башлады в палате снова поднялся шум; зал ~әргә тотынды зал зашумел 3. см. гөрелдәү1; машиналар ~әде машины рокотали 4. перен. петь, шумно кипеть; закипать (о самоваре); өстәлендә самовары ~и на столе поёт (кипит) самовар 5. см. дөрләү; учак ~и, учак ~әп яна костёр пылает 6. в игре в жмурки водить; гореть; кем ~и? кто водит? 7. перен. быть прекрасным, замечательным (о жизни, о делах и т. п.); эшләре ~и аның у него дела идут хорошо; ферманың ~әгән еллары бар иде были времена, когда дела фермы шли хорошо 8. в знач.(нареч.) гөрләп 1) хорошо, прекрасно; весело, дружно (жить, работать, расти и т. п.); ~әп яшәү жить припеваючи (прекрасно); үлән ~әп үскән чагында когда трава в полном соку 2) сильным потоком; борыныннан ~әп кан китте из носа хлынула кровь; торбалардан ~әп су ага из труб сильным потоком идёт вода





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте