Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

вз (взо=, взъ=, вс=)(прист.), бу приставка белән ясалган фигыльләр татар теленә тезмә фигыльләр белән тәрҗемә ителә, приставканың мәгънәсе түбәндәге чаралар ярдәмендә бирелә 1. менү дигән фигыль ярдәмендә, мәс. взлететь очып менү; взбежать йөгереп менү 2. җибәрү дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. взвыть улап җибәрү; вскрикнуть кычкырып җибәрү 3. китү дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. взбухнуть бүртеп китү 4. чыгу яки чыгару дигән дәрәҗә фигыле ярдәмендә, мәс. вскипеть кайнап чыгу; вскипятить кайнатып чыгару

взбухать (гл.) см. взбухнуть взбухнуть (гл.) 1. бүртү, бүртенү, бүртеп китү, күбү, күбенү; взбухшие зерна бүрткән бөртекләр 2. [ярларыннан] ташу, ташып чыгу; взбухшая река ярларыннан ташып чыккан елга

Татарско-русский словарь:

бүртү (гл.)(неперех.) 1. набухать/набухнуть, разбухать/разбухнуть; взбухать/взбухнуть || набухание, разбухание, взбухание; ишек ~кән дверь разбухла; борчак ~кән горох набух; агачларда бөреләр ~кән набухли почки на деревьях 2. набухать/набухнуть, распухать/распухнуть || набухание; распухание; куллардагы кан тамырлары ~кән на руках набухли кровеносные сосуды 3. разопревать/разопреть (о зерне, каше и т. п.)





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте