Русча-татарча, татарча-русча онлайн сүзлек
Русско-татарский, татарско-русский онлайн словарь

Русско-татарский словарь:

беззакатный (прил.) 1. баемас, батмас, баемый торган (кояш); 2. перен. иксез-чиксез, бетмәс-төкәнмәс

бесконечный (прил.) 1. (безграничный) чиксез, очсыз-кырыйсыз, иксез-чиксез; бесконечное мировое пространство очсыз-кырыйсыз дөнья бушлыгы; бесконечная дробь мат. чиксез вакланма 2. (очень длинный) бик озын; (очень долгий) бик озак, бетмәс-төкәнмәс; бесконечная дорога бик озын бер юл; бесконечные разговоры бетмәс-төкәнмәс сөйләшүләр

вековечный (прил.)мәңгелек …, гомер-гомердән килгән; бетмәс-төкәнмәс; вековечные споры мәңгелек бәхәсләр

гибель I(сущ.)(ж) 1. һәлакәт, үлем, үлеш; гибель корабля корабльнең һәлакәте, трагическая гибель фаҗигале үлем; обречь на гибель кого-что-л. кемне я нәрсәне булса да фаҗигале үлемгә дучар итү 2. в знач. сказ. разг. (множество) бик күп, тулып ята; чиксез, бетмәс-төкәнмәс, исәбе-хисабы юк; там гибель комаров анда озынборыннарның исәбе-хисабы юк

II(сущ.)(ж) разг. бик күп, тулып ята; чиксез, бетмәс-төкәнмәс, исәбе-хисабы юк; там гибель комаров анда озынборыннарның исәбе-хисабы юк

неиссякаемый (прил.)бетмәс, бетмәс-төкәнмәс, беткесез, чиктән тыш күп (зур); неиссякаемые богатства бетмәс-төкәнмәс байлыклар; неиссякаемая энергия бетмәс-төкәнмәс энергия

неистощимый (прил.)беткесез, бетмәс, бетмәс-төкәнмәс, иксез-чиксез [күп], чиксез [күп]; неистощимые богатства бетмәс-төкәнмәс байлыклар; неистощимый выдумщик сүзе бетмәс-төкәнмәс мәзәкче

непочатой (прил.) простореч. башланмаган, тотынмаган, шул килеш, кул-аяк тимәгән. Непочатый край или угол (чего) перен. бик күп, очы-кырые юк, бетмәс-төкәнмәс

нескончаемый (прил.)бетмәс-төкәнмәс, беткесез; бертуктаусыз, өзлексез, иксез-чиксез, очсыз-кырый сыз; нескончаемый поток машин машиналарның иксез-чиксез агылуы

обобраться (гл.)не обобраться кого-чего = разг. (не перечесть, очень много) җыеп бетерә алмаслык, бетмәс-төкәнмәс, бик күп; хлопот не оберешься мәшәкатьтән котыла алмассың

III(гл.) 1. кого-что батыру; топить неприятельские суда дошман судноларын батыру 2. что басу; вода топит берега су ярларны баса 3. перен. кого-что, разг. (губить) батыру, харап итү, һәлак итү; топить живое дело в бесконечных рассуждениях җанлы эшне бетмәс-төкәнмәс сөйләнүләр белән харап итү

труд (сущ.)(м) 1. хезмәт; умственный труд акыл хезмәте; физический труд физик хезмәт; производительность труда хезмәт җитештерүчәнлеге 2. (работа, занятие) эш; тяжелый труд авыр эш 3. (усилие) эшләү, көч түгү, көч; напрасный труд файдасызга көч түгү; положить много труда бик күп көч кую; с трудом (сделать что-л.) көчкә-көчкә, чак-чак кына 4. (произведение) әсәр, хезмәт; научные труды гыйльми хезмәтләр; сизифов труд сизиф эше (бетмәс-төкәнмәс файдасыз эш турында)

Татарско-русский словарь:

бетмәс-төкәнмәс (прил.) неиссякаемый, неистощимый, нескончаемый, неисчислимый; бесконечный

төгәлү (гл.)(неперех.) диал. см. төгәнү төгән см. фәлән-төгән төгәнмәс (прил.) см. бетмәс-төкәнмәс төгәнү (гл.)(неперех.) 1. совсем кончаться/кончиться; скончаться || скончание; дөнья ~гәнче до скончания века 2. исчерпываться/исчерпаться; истощаться/истощиться, иссякать/иссякнуть; кончаться/кончиться; ата малы тиз ~ер (посл.) отцовское добро (наследство) быстро кончается





Тәсадеф

 

 

 

 

 

Сәхифә турында / О проекте