Русско-татарский словарь:
беготня (сущ.)(ж) 1. арлы-бирле йөгереп йөрү; дети подняли беготню балалар арлы-бирле йөгерә башладылар 2. перен. (хлопоты, спешка) ыгы-зыгы
забегать (гл.) 1. йөгерә башлау, арлы-бирле йөгерү; челнок забегал шүре арлы-бирле йөгерә башлады 2. уйный башлау; глаза у него забегали аның күзләре уйный башлады
извозить (гл.) простореч. (арлы-бирле йөртеп) пычратып бетерү, таушалдырып бетерү
кидаться (гл.) 1. чем ыргытышу, атышу, бәрешү; кидаться снежками кар йомарламнары белән атышу 2. перен. кем-чем (пренебрегать) сакламау; кидаться деньгами акчаны сакламау (саклап тотмау) 3. на кого-что һөҗүм итү; ташлану; кидаться на врага дошманга һөҗүм итү; собака кидается на прохожих эт узып баручыларга ташлана 4. ташлану, ыргылу, атылу; кидаться на помощь ярдәмгә ташлану; кидаться к выходу чыгарга ыргылу; кидаться в объятия кочагына атылу 5. (прыгать, бросаться) ташлану, сикерү 6. арлы-бирле йөрү, чабу; кидаться из стороны в сторону бер яктан икенче якка арлы-бирле йөрү 7. страд. от кидать кидаться в глаза күзгә ташлану (бәрелеп тору)
метаться (гл.) 1. бәргәләнү, тынычсызлану, борчылу; больной метался в бреду авыру саташып бәргәләнеп ятты 2. арлы-бирле йөренү, ыгы-зыгы килү; метаться по комнате бүлмәдә арлы-бирле йөренү 3. страд. от метать I
мотаться (гл.) разг. 1. селкенү, чайкалу, тирбәлү 2. прост. ыгыз-ыгы килү, арлы-бирле йөрү; целый день мотаться по городу көн озын шәһәрдә арлы-бирле йөрү 3. страд. от мотать I 1
похаживать (гл.) разг. 1. (взад-вперед) йөренү, йөренеп тору, йөргәләү, арлы-бирле йөреп тору 2. (время от времени приходить куда-л.) килгәләү, кергәләү, килгәләп йөрү
проваживать (гл.) разг. әкрен генә җитәкләп йөртү, әкрен генә арлы-бирле йөртү
расхаживать (гл.)арлы-бирле йөрү, йөренү; расхаживать по комнате бүлмә буйлап арлы-бирле йөрү
расходиться I(гл.) разг. 1. (начать много ходить) йөренә башлау, арлы-бирле йөри башлау 2. (втянуться в ходьбу) йөреп кызып китү, йөрергә күнегеп китү, йөрергә өйрәнеп китү 3. кызып (ярсып) китү; нервы расходились нервлар ярсып китте
туда-сюда разг. 1. (нареч.)арлы-бирле, төрле якка, анда-монда; посмотреть туда-сюда арлы-бирле карану; 2. в знач. сказ. фам. ярыйсы гына, ярарлык; старый костюм износился, а этот еще туда-сюда иске костюм тузды инде, ә монысы ярыйсы гына әле
шмыгать (гл.) разг. (быстро двигаться) тыз-быз йөрү, арлы-бирле йөрү, кереп-чыгып йөрү шмыгать носом борын тарту
Татарско-русский словарь:
арлы-бирле см. әрле-бирле армай (сущ.) ист. 1. надсмотрщик; староста (в деревне) 2. сборщик налогов 3. человек, следящий за порядком на свадьбе
киреле-миреле (нареч.) диал. см. кирле-мырлы киреле-мырлы (нареч.) разг. см. кирле-мырлы киреле-соңлы (нареч.) разг. 1. см. арлы-бирле; киреле-соңлы йөренү похаживать взад и вперёд (туда-сюда) 2. грубо, бестолково; киреле-соңлы җикеренү орать (накричать) бестолково (грубо)
чәбәләнү (гл.)(неперех.) 1. запутываться/запутаться, спутываться/спутаться (о нитке, волосах и т. п.) 2. отбиваться/отбиться; биться руками и ногами (от пчёл и т. п.); ~сәң, бал корты чакмас җирдән дә чага ди говорят, если будешь отбиваться, то пчела может жалить тебя невольно 3. перен. разг. метаться, суетиться; арлы-бирле ~ү метаться в разные стороны
Тәсадеф