Русско-татарский словарь:
вылупить (гл.)что: вылупить глаза прост. күзләрне акайту
вылупиться (гл.) 1. чыгу; утята вылупились үрдәк бәбкәләре чыкты 2. прост. күзләрне акайту
выпяливать (гл.) разг. вульг. см. выпялить выпяливаться (гл.) разг. вульг. см. выпялиться выпялить (гл.) разг. вульг. 1. киерү; бүлтәйтү; выпялить живот корсакны киерү; 2. акайту, чекрәйтү; выпялить глаза күзне акайту, күзне чекрәйтү
вытаращить (гл.)что: вытаращить глаза разг. акайту, тасрайту, чекрәйтү, челәйтү, акайтып җибәрү
глаз (сущ.)(м) 1. күз; голубые глаза зәңгәр күзләр; зажмурить глаза күзләрне кысу; вытаращить глаза күзләрне акайту; сомкнуть глаза күзләрне йому; в глазах двоится күзгә икәү булып күренү; в глазах рябит күзләр әлҗе-мөлҗе килә; играть глазами күзләрне уйнату; определить расстояние невооруженным глазом ераклыкны гади күз белән билгеләү 2. караш, карау; окинуть глазами караш ташлау 3. перен. күзәтү, карау, багу; хозяйский глаз хуҗаларча карау; за ними нужен глаз да глаз аларны гел күзәтеп торырга кирәк; у семи нянек дитя без глазу посл. син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала? иметь перед глазами что күз алдында тоту; не попадайся на глаза күземә күренмә, күземә күренәсе булма; бросаться (кидаться) в глаза күзгә бәрелеп тору, күзгә ташлану; во все глаза глядеть дүрт күзләп карау, зарыгып көтү; в глаза говорить күзенә карап әйтү, күзенә бәреп әйтү; в глаза не видел кого, прост. күргәнем дә юк; в глазах кого, чьих каршында, күз алдында; в глазах темнеет күз аллары караңгылана; глаза бы не глядели күрәсе дә килми, каберең якын булмасын; глаза горят на что күзләре кыза; глаза на лоб лезут исең-акылың китәрлек, күзләрең шар булырлык; глаза на мокром месте күзеннән агыза да тора; глаз не казать (не показывать) күзгә-башка күренмәү; глаза разбегаются кайсына карарга да белмәү; глаза разгорелись күзе кызды, күзе янды; глаза смыкаются (слипаются) күз йомыла, йокы килә; глазом не моргнуть күзен дә йоммау, уйлап та тормау; делать большие глаза шаккатып карап тору; для отвода глаз күз буяу өчен; есть (пожирать) глазами йотардай (ашардай) булып карау; за глаза (говорить) үзе юкта; күз артында; куда глаза глядят (идти) теләсә кай якка, дүрт ягы кыйбла; на глаз якынча, чама белән; на глазах күз алдында, күз каршында; наметанный глаз очлы күз, тәҗрибәле кеше; насколько хватает глаз күз күрә алган кадәр; не знать, куда глаза деть күзне кая яшерергә белмәү, кая керергә тишек тапмау; ни в одном глазу аек, күзенә дә чыкмаган; простым (невооруженным) глазом гади күз белән; ради чьих прекрасных глаз кемнеңдер матур күзләре өчен, һич кирәкмәгәнгә; с глаз долой күз алдыннан кит; күземнән югал, күземә күренмә; с глаз долой, из сердца вон погов. хәзер ике ятып бер төшемә керми; с глазу на глаз кара-каршы, күзгә-күз, икәүдән-икәү генә; с какими глазами появиться (показаться) куда ни күз белән күренмәк кирәк, кеше күзенә күренергә оят; смотреть (глядеть) в глаза кому күзенә генә карап тору, ялагайлану, куштанлану; смотреть (глядеть) прямо (смело) в глаза чему [курыкмыйча] күзенә туп-туры карау; смотреть (глядеть) в оба глаза уяу булу, аң булып тору; упасть в глазах кого күздән төшү, абруй югалу; хоть глаз выколи дөм-караңгы, күзгә төртсәң дә күренми; читать по глазам күзенә карап белү, күзенә карап чамалау
закатить (гл.)что тәгәрәтеп кертү; закатить мяч под диван тупны диван астына тәгәрәтеп кертү закатить глаза күзне акайту; закатить истерику ярсып елый башлау; закатить пир горой зур кәефсафа мәжлесе үткәрү; закатить пощечину яңагына кундыру, яңагына чалтырату, яңагына салып җибәрү
пялить (гл.): пялить глаза на кого-что. прост. күз акайту (чекерәйтү)
таращить (гл.), что. разг. акайту акайтып карау, чекерәйтү; таращить глаза күзләрне акайтып карау
Татарско-русский словарь:
акайткалау (многокр.) от. акайту
акайту (гл.)(перех.) разг. выпучивать/выпучить, таращить, вытаращивать/вытаращить; пялить, выпяливать/выпялить, выкатывать/ выкатить, лупить прост. || выкатывание прост. (глаз)
акайтышу (совм.) от акайту (о многих)
аларту (гл.)(перех.) 1. делать/сделать пегим (крапчатым, пёстрым, в крапинках; чалым; полосатым); придавать/придать пегий цвет (вид, окраску); яңгыр суы түшәмне ~ып бетергән подтёки от дождя сделали потолок пёстрым 2. делать/сделать пёстрым с прогалинами (прогалинками, проплешинами, проталинами); яз басуларны ~ты весна сделала поля пёстрыми с проталинами 3. прост. см. акайту алару (гл.)(неперех.) см. алалану алатыва (сущ.) зоол. диал. горлинка, горлица
какайту (гл.)(перех.) диал. изнурять, утомлять
Тәсадеф